erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхмәт йөзеннән әти-әниләр исеменнән истәлек бүләкләре тапшырылды

2021 елның язында армия сафларына чакырылу нәтиҗәләре буенча видеоконференция булды. Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин республика планын үтәүдә үзеннән зур өлеш керткән һәм бу өлкәдә аеруча нык тырышлык куйган районнар исемен атады.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән бу әңгәмә нәкъ менә районда язын армиягә чакырылу нәтиҗәләре турында.

– Язын армия сафларына 70кә якын егет алынды. Алар Калининградтан алып Камчаткага кадәр булган территориядәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк. Яңа Кенәрдән Әсхәт Галиуллин Президент полкында хезмәт итәргә сайлап алынды. Көзен дә әлеге полкка шулай ук Яңа Кенәрдән Гомәр Сабиров киткән иде. Әлеге полкка эләгү өчен аерым таләпләр – сәламәтлек, буй, чибәрлек һәм башкалар – үтәлергә тиеш. Иң соңгы озату 6 июль көнне булды. 14 егет китте. Ата-аналар белән очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев, мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин килде. Аларга рәхмәт йөзеннән әти-әниләр исеменнән истәлек бүләкләре тапшырылды.

– Бу елларда коронавирус җәелеп китте. Безнең егетләр арасында авырып китми калганнары яисә кире кайтканнары юкмы?

– Юк. Медицина тикшерүе вакытында үтә. Ковидка тест үзебездә дә алына һәм тикшереп җибәрелә. Китәсе көнне иртән алтыда егетләрне каршы алабыз, тәннәрен (кара көйгән урыннар юкмы) карап чыгалар, температураларын үлчиләр, инструктаж үткәрелә, аннан “Славянка” маршы астында автобусны озатабыз. Бик дулкынландыргыч мизгел була ул.

– Сергей Погодин язын армия сафларына чакырылу, республика буенча алганда, авыррак узуын әйтеп үтте. Бездә ул ничек барды?

– Аның иң авыры апрель ае-май башы. Июнь урталарында студентлар укуларын тәмамлый. Әмма безгә Арча агросәнәгать көллияте, аның филиалы, педагогика көллияте, гуманитар техникум ярдәмгә килде. Егетләр белән сөйләшеп, имтиханны алдан бирдерттеләр һәм армиягә дә киттеләр. Моның өчен җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Хәрби частьлар вәкилләре белән очрашулар вакытында армиядә транспорт белән идарә итүчеләр җитми, диләр.

– Бездә бу мәсьәлә буенча да эш бара. ДОСААФ оешмасында 26 кешене укыттык. Шуларның 16сы быел көзен китә. Калганнары алдагы елларда. Шулай ук 16 егетнең икесе үз теләкләре белән Коркачыкта парашютчы булырга укый.

– Бездә армия сафларына алынуның шулай оешкан төстә баруының сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Районда патриотик тәрбия яхшы куелган. Монда мәгариф идарәсенең, запастагы офицерларның, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның хезмәте дә зур. Уку елы ахырында оештырылган биш көнлек хәрби-кыр җыеннары, аларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар белән очрашулар, телекүперләр, район башлыгы исеменнән егетләребезне 23 февраль, туган көннәре, Яңа ел белән котлап частьларга җибәрелгән открыткалар, Җиңү көнен, сугыш башланган көнне зурлап үткәрүләр, десантчылар, танкистлар, очучылар, әфганчылар көннәрен билгеләп үтүләр – бар да зур роль уйный. Быел районда республиканың хәрби комиссары призына ярышлар үтте. Аның да бездә булуы игътибарга лаек. “Сездәге хәрби җыеннар, дога белән озатулар, туган көннәрне билгеләп үтүләр, телекүперләр оештырулар кебек матур гадәтләрне башка районнарга да кертеп барабыз”, – диде ярышка кайткан республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин район башлыгы Илшат Нуриевка. Димәк, безнең эшне күрәләр, башкаларга үрнәк итеп куялар.

Хәрби комиссариатның армиягә чакыру буенча бүлекчәсе җитәкчесе Алия Мортазинаның да тырышлыгы бик зур. Моны республикада да күрделәр. Генерал-майор приказы буенча аңа прапорщик дәрәҗәсе бирелде. Ул бүген бүлекчә җитәкчеләре арасында андый исемгә лаек булган бердәнбер хатын-кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X