erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхәтне хәмердән эзлиләр, ә бала?!

Ник эчәләр?

Район балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина алып барды. Балаларның тәртибе һәм эчкече әти-әниләрнең эшләре каралды.

Без газетабызның алдагы санында утырышта каралган балалар тәртибе турында яздык. Бу юлы эчкече әти-әниләр мәсьәләсенә тукталырбыз.

 Утырышка беренче булып кергән ана: “Тыныч күңел белән килдем, элеккечә куркып, калтырап түгел. Чөнки эчүне ташладым, эшлим, – дип елмайды. – Беркөнне олы улым кайтты да, сырага бик күп акча китә, җитте, дәваланырга, эчүне ташларга кирәк, диде. Менә дәваландым, бик рәхәт!” Төбәк-Чокырча мәктәбендә директор булып эшләгән, хәзерге вакытта район хатын-кызлар советын җитәкләгән Альмира Гатауллина: “Мин бик шат, – диде. – Сез бит минем укучым. Мәктәптә яхшы укыдың. Әйдә, сынатма, тормыш, дөнья нинди матур бит! Эчкече дусларыңнан аралан”. Шул ук вакытта: “Тукран тәүбәсе булмасмы икән, вәгъдәләр күп булды бит инде”, – дигән шик тә белдерелде. Әмма ана нык торды. “Башка эчмәячәкмен!” – диде. Ышанасы килә...

Икенче анага әле 30 яшь тә тулмаган. Әмма инде ике бала әнисе гаиләдә шактый проблемаларга юлыккан. “Ирем кул күтәрә, – ди. – Туганнары мине яратмый. Милициягә дә кыз туганы шалтыратты, янәсе мин исерек. Стресстан булгалый...”. “Стрессны хәмер белән җиңеп булмый, – диделәр анага. – Болай эчеп йөрсәгез, балаларыгызны югалтачаксыз бит. Эчеп, сезгә кул күтәрүче ир кирәкме икән сезгә?! Ирегезнең әнисе белән дуслашырга, уртак тел табарга тырышыгыз. Гаиләне саклау хатын-кыздан нык тора. Бәлки хәйләкәррәк булырга кирәктер. Хатын-кызга зирәк акыллы булу бик килешә”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә өченче ханым “Аеклык ноктасы” дигән проектта икенче тапкыр катнашып,  икесендә дә дәваны өзеп кайткан. “Махсус техника табып, икенче тапкыр озаттык без сине алкогольдән дәваланырга, икесендә дә дәваны өзеп кайттың, – дип борчылып сөйләде комиссия рәисе Алинә Мөхәммәтшина. – Мин сезгә шундый ышанган идем. Хәзер инде дәвага үз тырышлыгыгыз белән барачаксыз. Ирегез эчә, кыйный, дисез. Бәлки туган ягыгыз Марига кайтып китәргәдер...”. “Юу-ук, кайтмыйм, дәваланам”.

Комиссия каршына чиста, матур киенгән бер ханым кереп бас-ты. Эчкечегә охшамаган. Әмма булгалый икән... “Без иптәшем белән өстәл артында азрак каптык, – дип сөйләде ул соңгы вакыйганы. – Шуннан иптәш хатын шалтыратты. Кәефем юк, миңа бик начар, килеп кит әле, дип чакырды. Иптәшем йокларга ятты. Мин дус хатыннарга киттем. Аның белән сөйләшеп утырдык, бераз кабылган. Сәгать иртәнге 4нче яртыда өйгә кайттым. Өй ачкычын таба алмадым. Шуннан полициягә шалтыраттым...” “Мондый хәл беренче тапкыр гына түгел, сез бит педагог, акылыгызга килегез”, – дип киңәш иттеләр аңа.

Бер уңайдан бер эчкече ир кешенең дә тәртибе каралды. Әмма утырышка куелган эшләрнең күбесе хатын-кызларга багышланган булып чыкты. Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә балалар. Әлеге хатын-кызларның күбесе ирләрен гаепләде. Көнчелек, хатын-кызны хөрмәт итмәү, кул күтәрү, ямьсез, мыскыллы сүзләр, балаларны санга сукмау... Бераз онытылып торуны, рәхәтне хәмердән эзли башлыйлар... Хатын-кызга балалар барын онытмаска кирәк! Һәм зирәк булырга! Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын, диләр.

Утырышка соңгы булып кергән хатынның күзләрендә яшьләр иде. “Ышанмагыз, крокодил күз яшьләре, – диделәр аны белгәннәр.  – Бердәнбер баласына бернинди наз юк. Наз-ны укытучылардан эзли бала. Улы әйбәт укый. Әбисе тәрбиясендә булды. Әби үлеп китте шул...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев