erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үрнәктә зур семинар

Үрнәктә зур семинар булды. Программасын караган идем: башлар әйләнеп китте. Нәрсә генә юк анда!

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) Лесхоз мәктәбе һәм Үрнәк балалар бакчасы базасында күчмә  семинар үткәрде.

Мамадыш районыннын коллегалары Зөфәр Саттаров командасы белән килде. 

Үзенә бертөрле иҗади хисап булды бу. Башта Үрнәк балалар бакчасы тормышы белән таныштылар. Биредә тәрбияләнүче балаларның осталыкларын сокланып карадылар. Бакчага 50ләп бала йөри. Тәҗрибәле мөдир Хиндия Шәяхмәтова эшне оештыра белә.

Ә Лесхоз мәктәбе балаларга белем бирүдән тыш, үзенең урманчылыгы, туризмы белән билгеле мәктәп. Алар ачык дәресләрне яңа технологияләр белән алып бардылар. Рәсем дәресен хәтта инглиз телендә алып бардылар. Экология, урманчылык буенча укучылар фәнни проектлары белән таныштырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан түгәрәк өстәл артында фикерләре белән уртаклаштылар. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, алдагы планнары турында сөйләде.

Семинар кичке сәгать 4тә генә тәмамланды.

Кыскасы, семинардан яңалыкларны күреп, тәҗрибә туплап таралыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X