erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ролик төшерүчеләргә ай саен 100 мең сум акча бирәләр!

Татарстанда “Тәэсир” дип исемләнгән татарча видеороликлар бәйгесе игълан ителде. Аның үзенчәлеге шунда: бәйгегә нәтиҗәләр ай саен ясала. Әйтик, май ае җиңүчеләре 100 мең сум күләмдә акчалата бүләккә ия булган.

“Бәйге Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, аның җитәкчесе Марат Әхмәтов идея-тәкъдиме белән оештырыла. Татарда төрле роликлар бар. Алар төрле максат белән даими чыгып тора. Максатыбыз - аларны ел дәвамында барлап, акчалата бүләкләү”, - ди бәйгене оештыручы, журналист Данил Сәфәров.

Бәйге “Профессиональ” һәм “Үзешчәннәр” номинацияләрендә ай саен үткәрелә. Профессиональ ролик иясенә 70 мең сум, ә үзешчән роликларга 10 мең сум күләмендә 3 бүләк каралган. Бу бәйге ел ахырына кадәр ай саен үткәрелә. Ягъни бәйгенең айлык бюджеты – 100 мең сум.

Май аенда 49 автордан 97 ролик кабул ителгән. Җиңүче ролик хуҗалары – Түбән Камадан. Аларның ролигы Тукай образына багышланган. Тагын бер җиңүче кыз роликны 9 майга багышлап әбисе образында төшергән.  

Данил Сәфәров әйтүенчә, бәйгедә элегрәк төшерелгән роликлар да катнаша. “Андый роликлар да катнаша ала. Иң мөһиме – шартларга туры килү”, - ди ул. Ә менә жюри әгъзасы Нурания Җамали фикеренчә, роликлар махсус әлеге бәйге өчен төшерелсә, яхшырак булыр иде. “Өч, дүрт, биш, алты ел элек төшерелгән роликлар кызык та түгел, заманча да түгел”, - ди ул. Нурания ханым бәйгегә тапшырулар һәм клиплар кабул ителми, диде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шартларга килгәндә, ролик 5 минуттан артмаска тиеш. Ролик татар телендә генә түгел, рус телендә дә булырга мөмкин. Рус телендә булса, ул татар теленә, татар халкына багышланырга тиеш. “Роликның сыйфатлы, сюжетлы һәм эмоциональ булуы мөһим. Төгәл темасын һәм идеясен билгеләргә кирәк. “Май аенда караган роликлар арасында сыйфатлы эшләр күп иде дип әйтеп булмый. Әле күпләр бу бәйге турында белмидер дип уйлыйм”, - ди жюри әгъзасы Илшат Рәхимбай.

“Тәэсир” кебек бәйгеләрнең булуы бу өлкәнең үсеп китүенә күпмедер дәрәҗәдә этәргеч булыр дип өметләнәм. Зур каналларга чыга торган контент булмаса да, телефоннан телефонга күчеп йөри торган татар телендәге контент артып китсә, “татар видеопрокдашн”ына бик зур файда булыр иде. Бәйгенең нәтиҗәсе булмас дип әйтә алмыйм”, - ди бәйгенең жюри әгъзасы Альберт Шакиров.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rolik-tsherchelrg-ay-saen-100-me-sum-akcha-birlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X