erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Роскомнадзор Facebook социаль челтәренә керүне өлешчә чикли

Әгәр социаль челтәр хокук бозуларны бетермәсә, аңа керү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә чикләнәчә.



(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 25 февральдән Россиядә Facebook социаль челтәренә керү мөмкинлеген өлешчә чикләү буенча чаралар күрелә.

Моның сәбәбе кешенең хокукын һәм иреген бозу булуы ачыклана. Бу хакта Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә (Роскомнадзор) сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«25 февральдә Генераль прокуратура Тышкы эшләр министрлыгы белән килешү буенча Facebook социаль челтәрен кеше хокукын һәм иреген, шулай ук Россия гражданнарының хокукларын һәм иреген бозуга катнашы бар дип тану турында карар кабул итте», диелә ведомство хәбәрендә.

Кичә Facebook РИА Новости битен 90 көнгә «ялган мәгълүмат» тарату өчен чикләде. Моны сүз иреген бозу, дип атады «Россия сегодня» матбугат хезмәте. Шулай ук бер тәүлек эчендә цензурага тагын дүрт Россия массакүләм мәгълүмат чаралары материаллары дучар ителде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Генпрокуратурада билгеләп үтелгәнчә, шул рәвешле Facebook Россиягә каршы санкцияләр кертү аркасында иҗтимагый әһәмиятле мәгълүматны таратуны законсыз рәвештә чикләде һәм шуның белән Конституциянең 29 маддәсен бозды. Ул «Россия гражданнарының теләсә нинди законлы ысул белән мәгълүматны ирекле эзләү алу, тапшыру, җитештерү һәм тарату хокукын» күздә тота.

Роскомнадзор Facebook социаль челтәрен тиешле исемлеккә кертәчәк. Әгәр социаль челтәр хокук бозуларны бетермәсә, аңа керү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә чикләнәчәк.

Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Александр Хинштейн сүзләренчә, кабул ителгән чаралар беренче чиратта Facebook дүрт Россия мәгълүмат чарасына керү мөмкинлеген ачкан очракта гамәлдән чыгарылачак Тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/society/26-02-2022/roskomnadzor-facebook-sotsial-chelt-ren-ker-ne-leshch-chikli-5850215

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X