erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рособрнадзор чит телләр буенча мәҗбүри имтиханны гамәлдән чыгаруны хуплады

Россиянең шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә чит телләр укыту дәрәҗәсе нык аерыла, дип саныйлар ведомствода.

Рособрнадзор Россия Мәгариф министрлыгының чит телләр буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханыннан баш тарту карарын хуплады. Бу хакта ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сүзләренә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Безнең фикеребезчә, бик дөрес карар кабул ителде. Иң яхшысы 9 һәм 11 сыйныфлар арасында бөтенроссия тикшерү эшләре, контроль эшләрне югары дәрәҗәдә үткәрергә», — дип белдерде Музаев фикерен.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, зур шәһәр мәктәпләрендә чит телләр югары дәрәҗәдә укытылуы билгеле, ә авыл мәктәпләрендә алай түгел. Шулай ук, аның фикеренчә, чит телләр буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы туган тел укытыла торган мәктәпләрдә укучыларга өстәмә йөкләнеш булырга мөмкин. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X