erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Роспотребнадзор белгечләре гражданнарга консультация бирәчәк

Татарстанда гриппны кисәтү һәм профилактикалау буенча кайнар линия ачылачак

Бүгеннән Татарстанда һәм РФ башка субъектларында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча кайнар линия ачылачак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Идарә белгечләре барлык теләүчеләргә 7 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр чиргә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Белгечләр шулай ук ата-аналар өчен салкын тиюдән балаларны ничек сакларга, битлекләрне куллану кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.

Гражданнар Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәгенең (8 800 555 49 43) түләүсез телефонына шалтырата ала. Операторлар тәүлек буе эшләячәк.

Аерым сораулар буенча шалтыратулар Роспотребнадзорның территориаль органнарына җибәреләчәк. Идарә белгечләре тарафыннан консультацияләр эш көннәрендә эш режимына туры китереп үткәрелә.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-09-2020/tatarstanda-grippny-kis-t-m-profilaktikalau-buencha-kaynar-liniya-achylachak-5769144

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев