erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Роспотребнадзор: Коронавирус мутацияләре прививка ясатмаган өчен килеп чыга

Бу кызыклы.

Вакцинация — авыручылар санын киметү һәм чикләүләр кертмәс өчен төп ысул, дип саный Любовь Авдонина.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус мутацияләре вирусның кешедән кешегә күчүе аркасында барлыкка килә.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Без бу яңа штаммнарны үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Чөнки вируслар бик мәкерле, төрле була. Бер кеше организмында булганда алар ниндидер сыйфатлар ала, икенче кешегә күчкәч аннан нәрсәдер ала. Өченче кешегә күчкәч, башка төрле мутация ала», — диде спикер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Любовь Авдонина әйтүенчә, халыкның прививка ясатмавы һәм вируска үзгәрергә мөмкинлек бирүе аркасында яңа штаммнар барлыкка килә.

«Вакцинация — авыручылар санын киметү һәм чикләүләр кертмәс өчен төп ысул», — диде Любовь Авдонина Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-06-2021/rospotrebnadzor-koronavirus-mutatsiyal-re-privivka-yasatmagan-chen-kilep-chyga-5828196

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X