erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия чемпионнары әзерләүче якташыбыз

Фәрит Минхәеров тормышта үз тырышлыгы, үз көче, үз куәте белән дәрәҗәләргә ирешкән кеше

Якташыбыз Фәрит Минхәеров “Куркынычсызлык мәктәбе” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең “Куркынычсызлык культурасын пропагандалау өчен” медале белән бүләкләнде. 

Озак еллар педагогия көллиятендә укыткан якташыбыз Фәрит Минхәеровны райондашларыбыз туризм өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак белә. Аның кул астында шөгыльләнгән укучылар республика гына түгел, бөтенроссия ярышларында җиңүләр яулый. 25 тапкыр призер, 5 тапкыр Россия чемпионы була алар. Ул тренерлык иткән чорда районда туризм чәчәк ата. Туризм өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен “Профессор” исеме, чаңгы туризмы буенча Россия чемпионнары әзерләгән өчен бирелгән “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” исеме, күпсанлы күкрәк билгеләре белән бүләкләнүе – Фәрит Фәт-хиевичның тренерлык эшчәнлегенә зур бәя. Ә тренерның горурлыгы – ул аның юлын дәвам итүче укучылары. Алар бүген бөтен республика буенча таралган. 
Татарстан командасын беренчелеккә күтәрә

Күптән түгел генә без тагын бер сөенечле яңалык алдык. Якташыбыз тагын бер югары бүләккә – “Куркынычсызлык мәктәбе” ярышларын үстерү буенча озак еллар нәтиҗәле эшләве өчен “Куркынычсызлык культурасын пропагандалау өчен” медаленә лаек булган. Бу нинди медаль һәм ул нинди уңышлар өчен бирелә? Бу хакта без Фәрит Фәтхиевичның үзе белән очрашып сөйләштек. 
“Бу минем бүләкләр арасында 12нче медаль, – диде ул горурлык хисе белән. – “Куркынычсызлык мәктәбе” ярышлары туризм буенча ярышлар белән охшаш, тик күбрәк юнәлешне үз эченә ала. Монда янгын эстафетасы, эзләнү-саклану эшләре, суга батучыны коткару, беренче ярдәм күрсәтү кебек күнегүләр дә керә. 90нчы еллардан 2003 елга кадәр Идел буе федераль округында Татарстан данын яклап Казан шәһәре кадет мәктәпләре чыгыш ясый. Тик ничек кенә тырышсалар да, алар соңгы баскычлардан күтәрелә алмыйлар. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы соравы буенча мин бу ярышларга команда әзерләргә алындым. Нәтиҗәдә безнең команда дүрт тапкыр республика чемпионы булды һәм өч тапкыр федераль округта икенче урын яулады. Шулай ук мин тренерлар өчен “Куркынычсызлык мәктәбе” укучылар ярышлары” дигән ярдәмлек бас-
тырып чыгардым, әлеге ярышларны спорт залында үткәрү һәм оештыру методикасын эшләдем. 2004 елдан башлап төрле ярышлар үткәргән вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына практик ярдәм күрсәтәм. Шушы эшчәнлегем өчен әлеге медаль белән бүләкләндем”. 
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бочче буенча уңышлар яулый
Фәрит Фәтхиевич газета укучыларыбызга мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен районда бочче секциясен булдыручы буларак та таныш. Үз вакытында Фәрит Фәтхиевич кулы астында шөгыльләнә башлаган балалар бүген инде үзләре Россия чемпионнары. 
“ДЦП диагнозы куелган балалар белән мин 2013 елда эшли башладым. Ул вакытта бочче уены әле Россиядә танылып кына килә иде. Татарстанда бу спорт төре белән бары тик Яшел Үзәндә генә шөгыльләнәләр иде. Ул вакытларны искә төшерсәң – аңлашылмый торган уен бар, шөгыльләнү өчен җайланмалар, өйрәтер өчен белгеч юк. Ә коляс-када гына хәрәкәтләнүче танышларымның шөгыльләнү теләге көчле. Безнең бәхеткә, Рафаэль Муллагалиев иганәче булырга ризалашты. Ул бочче өчен 2 комплект туплар алып бирде. Шөгыльләнер өчен зал бирделәр. Бер ел бушка эшләргә ризалаштым. Шөгыльләнә башладык, Яшел Үзән, Чебоксар шәһәрләре белән элемтә урнаштырдык. Иптәшләр очрашулары оештырдык. Шулай республика дәрәҗәсендә көчлеләр рәтенә чыктык. Ә команда капитаны Рамил Шәрәфетдинов 2019 елда Россия чемпионы булды”. 
 

Яңа идеяләр белән янып яши
Лаеклы ялда булса да, Фәрит Фәтхиевич бүген дә тик утырмый. Арча педагогия көллиятендә студентлар белән ату буенча секция алып баруын дәвам итә. Быел спортның яңа төре флорбол секциясен ачкан. “Бу уен әле кереп кенә бара, – ди ул. – Аның белән шөгыльләнүчеләр Татарстанда да әз әле. Спорт залында кәшәкәләр белән туп йөртәбез. Ул күпмедер дәрәҗәдә туп белән хоккейны хәтерләтә, тик анысын бозда уйныйлар, ә бу бина эчендә”. Спорт белән шөгыльләнүдән тыш, гел эзләнүдә булган якташыбыз иҗат белән дә шөгыльләнә. 4 шигырьләр, 2 хикәяләр җыентыгы 
бастырып чыгарган. Яңа идеяләр белән янып, тормыштан ямь табып яши ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X