erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия Банкы “Мир” картасына күчүне 2021 елның 1 июленә кадәр озынайта

Илдәге катлаулы эпидемиологик хәлгә бэйле рәвештә Россия Банкы пенсияләр һәм башка социаль түләүләрне “Мир” милеге түләү системасы карталарына мәҗбүри күчерү вакытын 2021 елның 1 июленә кадәр озайта

Бу хакта  Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.  

Әлеге таләп  пенсия  һәм башка түләүләрне башка түләү системасы  банк карталары аша алучыларга гына кагыла. Пенсияләрен почта аша алучы яисә карточкасыз гына кредит оешмаларына күчертүче гражданнар өчен бернинди үзәрешләр кертелми, алар пенсияләрен элеккеге схема буенча алачаклар.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пенсия фондына счетның яңа реквизитларын пенсия китерү ысулын сайлап яисә әлеге ысулны үзгәртү юлы белән хәбәр итәргә мөмкин. Моның өчен Россия Пенсия фондының “Гражданинның шәхси кабинеты” сайтыннан һәм  дәүләт хезмәтләре  порталыннан файдаланырга мөмкин. Гаризалар күпфункцияле үзәктә һәм Пенсия фондының  территориаль органнарында  да кабул ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X