Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Россия чемпионнары – Арчаның 6нчы мәктәбеннән!

    Арча шәһәренең 6нчы урта мәктәбенең тарихы зур түгел, быел дүртенче уку елына аяк басты. Һәм ул шатлыклы вакыйгалар белән  башланып китте.

     

    Мәктәпнең ике укучысы Россиянең “Яшь профессионаллар” (Эшче һөнәрләр) чемпионатында җиңү яулап алтын медальләргә лаек булды.

    Реклама

    22 сентябрьдә мәктәптә яшь чемпионнарны хөрмәтләү тантанасы булды. Аларны мәктәп директоры Дилүс Мостафин котлады.

    11нче “А” сыйныфы укучысы Даниил Щепкин, 10нчы “А” сыйныфы укучысы Булат Маликов үзләренең ничек җиңү яулаулары турында сөйләделәр. Даниилны ярышларга укытучы остазы Чулпан Хәмидуллина, Булатны әнисе, педагогика көллияте укытучысы Лилия Маликова әзерләгән.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: