erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия Дәүләт Думасында Айрат Хәйруллинның һәлакәткә очрап үлүен расладылар

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин депутатның туганнары, якыннары кайгысын уртаклашты.

.

«Ул Казан Шәһәр Советы депутатыннан Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутатына кадәр юлны узды. 2003 елдан Айрат Нәҗип улы Дәүләт Думасында Татарстан Республикасының сайлаучылары мәнфәгатен кайгыртты. Ул 10 елдан артык Сөт җитештерүчеләр Милли Берлеген җитәкләде. Айрат Нәҗип улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — диелә мөрәҗәгатьтә.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Кызыл Шәрык» агрофирмасын оештырган Айрат Хәйруллин бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә Лаеш районындагы Матюшино бистәсе янында вертолетта егылып төшеп һәлак булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вертолет радарлардан юкка чыга. Пилот һәм Хәйруллинның ярдәмчесе исән кала, алар тән җәрәхәтләре алган.

Айрат Нәҗип улы Хәйруллин 1970 елда Казанда туган. 4 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының аграр сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, туганы Илшат белән «Эдельвейс» сәүдә челтәрен оештыра. 1996-2003 елларда «Кызыл Шәрык» сыра компаниясе җитәкчесе. Соңыннан шул ук атамалы агрофирма җитәкчесе. Forbes журналы буенча Россиянең иң бай кешеләренең берсе — 2017 елда ул 43 урында була. Ике улы һәм кызы бар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X