Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Россия туризмы ил буенча сәяхәт итүчеләргә акчаны кире кайтара

    Россия туризмы ил буенча сәяхәт итүчеләргә сәяхәт итү бәясенең 20 процентын кире кайтара, тик 20 меңгә кадәр генә.

    Хөкүмәт карары ниезендә Россия туризмы 15 марттан ил буенча сәяхәт итүчеләргә сәяхәт бәясенең бер өлешен кире кайтара. Бу хакта Туризм буенча федераль агентлык сайтында хәбәр ителә
    “Әлеге карар туристларга ил эчендә ял итү мөмкинлеген арттырырга, әлеге өлкәдә бизнес һәм эш урыннарын сакларга ярдәм итәчәк”, – диелә хәбәрдә. 
    Әзер тур яки отельдә яшәүне 15 марттан 1 майга кадәр сатып алырга мөмкин булачак. Сәяхәткә сату ачылган көннән 1 июльгә кадәр барырга була. Программага шулай ук круизлар да керә. 
    Прорамманың шартлары үзәрми. Сәяхәт МИР картасыннан түләнерә тиеш. Әлеге картага 5 көн эчендә сәяхәт бәясенең 20 проценты кире кайтарыла. Кире кайтарыла торган сумма 20 меңнән артмый. Бер кешегә сәяхәтләр саны чикләнмәгән. 
     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: