erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә 1 гыйнвардан пенсия түләү тәртибе үзгәрә

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан кайбер категория гражданнар өчен пенсия түләү кагыйдәләрен раслады.

Яңа нормалар гадәттән тыш хәл режимы кертелгән төбәкләрдә пенсия түләү, кешегә очраклы рәвештә артык пенсия түләгән, банкрот дип танылган өлкән яшьтәге кешеләрне пенсиядән акча тотып калудан азат итү очракларына кагыла, дип яза “Парламентская газета”.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән территорияләрдә пенсияне алданрак түләргә мөмкин. Гражданин бу турыда гариза язарга һәм аны Пенсия фондына тапшырырга тиеш.

Пенсиядән акча тотып калуга (удержание) кагылышлы сораулар да каралган. Алар кешегә тиеш булганнан да күбрәк пенсия бирсәләр, артык түләнгәнен тотып калырга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта Пенсия фонды пенсионерга үзенә артык түләнгән акчалар турында хәбәр итәргә тиеш.

Яңа кагыйдәләр шулай ук өлкән яшьтәге кеше исән вакытта алырга өлгермәгән пенсия аның варисларына түләүне күздә тота. Эшләүдән туктаган дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан түләүләр алучыларга пенсиянең тупланма өлешен барыбер алачаклар, әмма моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа кагыйдәләрнең иң әһәмиятле пунктларының берсе банкрот дип танылган өлкән яшьтәге кешеләрне пенсиядән акча тотып калулардан азат итү булачак, диде Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

“Хәзер суд кәгазьләре буенча пенсионерлар пенсиясеннән акча тотып калырга мөмкин. Пенсионерны банкрот дип таныган очракта, бу тотып калулар кичекмәстән туктатырга тиеш булачак”, – дип аңлатты парламентарий.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X