erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә ата капиталы кертергә телиләр

Иҗтимагый палатаның демография, гаиләләрне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко күп балалы гаиләләргә ярдәм чарасының бер төре буларак федераль дәрәҗәдә ата капиталы кертү тәкъдиме белән вице-премьер Татьяна Голиковага хат юллаган.

 

«Россия президентының Россия Хөкүмәтенә еллык юлламасы нәтиҗәләре буенча, 2021 елның 1 июленә кадәр Россиядәге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру өчен тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде. Әлеге йөкләмәне тормышка ашыру максатыннан, „Күп балалы ил“ дигән яңа федераль проект әзерләргә һәм аны „Демография“ илкүләм проектына кертергә тәкъдим итәбез. Әлеге инициатива Россия Иҗтимагый палатасының „Демография 2024“ махсус докладында тәкъдим ителде», — диелә хатта. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, палата әгъзалары өченче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бирелә торган ана капиталын куллану юнәлешләрен киңәйтергә, шулай ук күп балалы гаиләләрдә кече бала балигъ булганчы, һәр балага ай саен 2,5 мең сум пособие түләүне кертергә тәкъдим итте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2021/06/55684/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X