erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә пенсия күләме кимергә мөмкин

2021 елда айлык тупланма пенсия күләме 2020 ел белән чагыштырганда кимергә мөмкин. Бу Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тупланган акчаларны түләү вакытын арттыру турындагы закон проекты белән бәйле. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

 Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән «2021 елга тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры турында»гы закон проекты пенсиянең тупланма өлешен исәпләү вакытын алты айга, ягъни 2022 елга кадәр арттыруны күздә тота.

Шулай итеп, тупланма суммасы элегрәк булганча 258гә түгел, ә 264 өлешкә бүленәчәк. Росстат мәгълүматларына сылтама белән, документка аңлатма язуында алда көтелгән гомер озынлыгы пенсия яшендәге ир-атлар өчен 16,86 ел һәм хатын-кызлар өчен 26,56 ел тәшкил итә, диелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Көтелгән түләү чоры» күрсәткече бары тик тупланма пенсияне исәпләгәндә генә кулланыла. Көтелгән түләү чоры дәвамлылыгы ел саен федераль закон тарафыннан рәсми статистик мәгълүматлар нигезендә билгеләнә», – дип аңлатма бирделәр  бу яңалыкка Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/18-05-2020/rossiyad-aylyk-tuplanma-pensiya-k-l-me-kimerg-m-mkin-5743352

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X