Реклама
Россиядә бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын 3 процентка индексацияләргә планлаштыралар.
Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең әлеге карары проекты Ведомствоара килешүдә тора. Бу хакта ТАССка Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Елена Мөхтияровага сылтама белән хәбәр итә.
Индексация 1 октябрьдән планлаштырылган.
"Шундый ук карарны төбәкләр дә кабул итәр дип планлаштырыла", — дип белдерде Мөхтиярова.
Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз