erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә экологик мониторингның бердәм системасы булдырылачак

Россиядә экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Россия Президенты сүзләренчә, һава сыйфатына мониторинг ясый торган система эшләнергә һәм кулланылышка керергә тиеш. Киләчәктә мондый контрольне бөтен илгә таратырга кирәк. Һаваны гына түгел, ә су һәм туфракны контрольдә тота торган булырга тиеш. Ягъни экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк. Шулай ук чүплекләргә ташлана торган калдыкларның күләмен киметергә, чүп-чарны аралап җыюны булдырырга кирәк диде.

«Тулаем алганда йомык боҗра циклындагы икътисадка күчү һәм инде 2021 елдан ук җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы дигән механизмны куллана башларга кирәк. Ягъни, товар һәм төргәк җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утилизацияләү өчен чыгымнар тотарга тиеш, гади генә әйткәндә — пычратучы түли», — диде Владимир Путин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X