erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә кайбер гражданнарның өстәмә айлык пособие алу мөмкинлеге бар

Кемнәр алар?

 

Россия гражданнарының аерым категорияләренә өстәмә айлык акчалата түләү (ЕДВ) каралган. Бу турыда Россия юристлары Ассоциациясенең социаль һәм икътисади хокукларны яклау комиссиясе башлыгы Оксана Старожильцева «Прайм «агентлыгына сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.

Эксперт белдерүенчә, мондый категорияләргә инвалидлар һәм инвалид балалар, ветераннар һәм һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары, балигъ булмаган яшьтә концлагерьларда һәм геттоларда тоткын булучылар, шулай ук радиация йогынтысыннан зыян күргән кешеләр, Хезмәт геройлары, Россия һәм СССР геройлары, кайбер орден кавалерлары керә.

Әмма бер тапкыр бирелә торган акчаны автомат рәвештә күчерүгә инвалидлык буенча пенсия алучылар гына исәп тота ала, калганнар тиешле гариза биреп, Россия Пенсия фондына яки Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип ачыклык кертә белгеч.

Социаль айлык акчалата түләүгә (ЕДВ) ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтүчеләргә һәм 80 яшьтән узган кешеләргә даими рәвештә ярдәм итүче гражданнар өчен каралган түләүләрне дә кертергә була, дигән агентлыкның әңгәмәдәше.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Компенсация түләвенең күләме ай саен 1200 сум тәшкил итә, әмма мөһим шарт – караучы кеше эшсез булырга тиеш», – дип йомгаклаган Старожильцева.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-yasaucelarga-ostama-ailyk-tulau-turynda-soiladelar-5855537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X