erid:2VtzquqpS7d
Россиядә комлыкта кызынганда битлек кимәскә рөхсәт иттеләр
Арча яңалыклары

Россиядә комлыкта кызынганда битлек кимәскә рөхсәт иттеләр

Россиялеләргә пляжда ял иткәндә битлек кияргә кирәкми, әмма социаль дистанцияне саклау мәҗбүри.

«Без пляжда битлек кияргә тәкъдим итмибез», - дип искәртте Попова.

Ул билгеләп үткәнчә, ял итүчеләр арасында дистанция сакланырга тиеш. Биредә гаилә мөнәсәбәтләре белән үзара бәйләнгән кешеләр генә искәрмә булып тора.

«Татар-информ» агентлыгы Казан янындагы Аккош һәм Комсомол күлләрендә яңа пляжлар 1 июньдә ачылачагы хакында хәбәр иткән иде инде. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында республиканың барлык пляжларында да патрульләр кизү торачак.

Татар-информ


Нет комментариев