erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә прививка ясатмаган студентларны онлайн-укуга күчерергә тәкъдим иттеләр

(Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова балигъ булган барлык студентларга яңа уку елы башланганчы прививка ясатырга киңәш итте.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатмаган студентларны дистанцион уку форматына күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Документтан күренгәнчә, вакцинация узган яки соңгы алты ай эчендә коронавирус инфекциясен кичергән студентларга югары уку йортларында көндез белем алу мөмкинлеге чикләнмәячәк.

Теге яки бу белем бирү оешмасын онлайн-укуга күчерү турындагы карар Россиянең һәр конкрет төбәгендәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып индивидуаль тәртиптә кабул ителергә тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

27 июльдә М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий вузда яңа уку елы катнаш форматта башланачак дип белдергән иде. Студентларның бер өлеше онлайн-уку форматына күчереләчәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова балигъ булган барлык студентларга яңа уку елы башланганчы прививка ясатырга киңәш итте.

 https://tatar-inform.tatar/news/science/09-08-2021/rossiyad-privivka-yasatmagan-studentlarny-onlayn-ukuga-k-chererg-t-k-dim-ittel-r-5833152

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X