erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә шифаханәләр эшли башлаячак

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының хәтта чикләү чараларын алганнан соң да курортларга барырга киңәш итмәвен искә төшерде, дип яза “Интерфакс”.

Ул шулай ук Россия халкын чит илләргә ялга бармаска өндәгән. Аның әйтүенчә, Россиягә башка илләрдән коронавирус “ташымас” өчен шулай кирәк.
“Чит илләрдә эпидемиологик хәлләр төрле җирдә – төрлечә. Ял итүчеләргә вирустан саклануны берничек тә гарантияләп булмый”, – дигән ул.
Мишустин COVID-19 таралуга каршы көрәштә кайбер уңышларны билгеләп үткән һәм коронавирус инфекциясенең илгә чит дәүләтләрдән “кайтуын” искә төшергән.
Премьер шулай ук, үз иленә әйләнеп кайткач, сәяхәтчеләрнең нинди авырлыклар алдында калырга мөмкин булулары турында сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, ялны Россиядә үткәрү күпкә куркынычсызрак булачак. Моннан тыш 1 июньнән башлап, медицина лицензиясенә ия булган шифаханәләр эшли башлаячак. Соңыннарак курортлар да тулы көченә эшкә керешергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X