Реклама
Камал театры коллективы мәрхүмәнең туганнарының кайгысын уртаклаша
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген Камал театры Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат булуын хәбәр итте.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.
Кайгылы хәбәрне Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова да раслады.
Танылган актрисага 83 яшь иде.
Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты — 1982, 2000, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 1998.
Ул 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле пландагы күпкырлы төп рольләрдә уйнаучы көчле темпераментка ия булган танылган талантлы артистка.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз