erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры итеп Ирек Фәйзуллин билгеләнде

Аның кандидатурасын Премьер-министры Михаил Мишустин тәкъдим итте.

Россия Президенты Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләү турындагы указга имза куйды. Документ тексты Кремль сайтында чыкты. «Россия Федерациясе Конституциясенең 83 маддәсендәге „д“ пункты нигезендә Фәйзуллин Ирек Әнвәр улын Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләргә», — диелә указ текстында.   Бүген Дәүләт Думасы депутатлары Татарстанда туып-үскән Ирек Фәйзуллинны РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләп куюны хуплады, дип яза Татар-информ. Фәйзуллин кандидатурасын парламентның түбән палатасына Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тәкъдим итте.   Моннан тыш, депутатлар Александр Новак кандидатурасын РФ вице-премьеры вазифасына раслады, шулай ук РФ Транспорт министрлыгы, РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм РФ Энергетика министрлыгы башлыкларын билгеләп куюны хуплады. Хупланган кандидатларның барысы да Россия Президенты указлары белән билгеләнгән.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31044

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X