erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөсстәм Миңнеханов: Республикада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими. Әмма сак булырга өндәде.

Сакланырга кирәк.

Соңгы атнада Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими башлады, дип белдерде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Шуңа да карамастан, ул муниципалитет башлыкларын һәм халыкны сак булырга өндәде. Бу турыда ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләде.

«Авыруның билгеле бер кимүенә карамастан, җаваплылыкны киметмәскә кирәк. Вакцинация һәм ревакцинация буенча эшне дәвам итәргә, санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк», – дип яза аның сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты шулай ук халык белән эшли торган һәм кешеләр күп булган оешмаларда – авыруны профилактикалау өчен битлек режимын үтәүне дәвам итү мөһимлеген билгеләп үтте.

Предприятие хезмәткәрләре арасында авыручылар саны арту күзәтелгәндә дә битлек режимы да кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада яңа коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кирәкле дарулар бар. Беренчедән, инфекцияне йоктырмаска тырышырга кирәк, икенчедән, йоккан очракта – авыруның симптомнарын вакытында күрергә һәм дәвалауны башларга кирәк, диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-respublikada-koronavirus-infekciyase-belan-avyrucylar-sany-kimi-5860527

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X