Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Әтиләр көне белән котлады
Әһәмияте көн.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады. Телеграм-каналында ул гаилә фотосурәтен урнаштырган, аның астына татар һәм рус телләрендә: «Бүген әтиләр көне! Безнең өчен әти һәрвакыт үрнәк булды! Әтиләр көне белән!» – дип язып куйган.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр татарстанлыларны Әтиләр көне белән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева котлады. Ул бу бәйрәмнең Россия Президенты Владимир Путин карары белән гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә аталарның әһәмиятен арттыру өчен билгеләнүен искәртте
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-xalkyn-atilar-kone-belan-kotlady-5861508
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев