Роза Шәйхетдинова: Сагышымны бушатырга булышасың, каләмем.
Язмыш аны аямаган, әмма ул сынмаган, сыгылмаган.
Төрле темаларга язылган шигырьләре тупланган “Ятимлек ачысы”, “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар”, “Гомер такыясы” китаплары белән һәркемгә таныш булган Роза Шәйхетдинова бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан без аның белән телефон аша сөйләшеп, уй-фикерләрен белештек.
Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова 1941 елның 9 февралендә күренекле язучылары белән дан тоткан Кесмәс ягында, татар әдәбиятына балалар язучысы Заһирә Гомәрованы биргән матур табигатьле Чөмә Елга авылында туган.
“Әти белән әни өйләнешеп нибары ел ярым гына торып калганнар, әтием Вәгыйз Бөек Ватан сугышына киткән, мин ул вакытта алты айлык бала булганмын. Әтием сугыштан кайтмады, хәбәрсез югалган, гомер буе көттек, эзләтеп карадык, аның турында бернинди мәгълүматыбыз да юк. Һай, үзәкләрне өзде дә соң ул ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр! Урманнан ботак-сатак төяп кайтканда арбаны вату, чикләвек җыеп кайтканда янчыгыбыз белән чикләвекләребезне алып калу, басуда бәрәңге алганнан соң, чиләккә 2 бәрәңге салганны күреп, бригадирның акыра-бакыра басу буйлап кууы, кешедән сатып алган утынны төяп алып чыгып китү һәм башка шуның кебек гаделсезлекләрне онытып булмый. Ашау-эчү, киенүгә килгәндә, әниемә бер генә бала булсам да, мин дә башкалар шикелле үк ач та булдым, ялангач та булдым. Авылыбызга урман якын булу гына безне ач үлемнән саклады бугай.
Балачагымдагы нәүмизләнеп ялгыз үсүем күңелемә тирән уелып калган. Урамыбыздагы өч ятим бала көн буе бергә уйныйбыз да, кич җиткәч алар өйләренә кайтып китәләр, аларның өйләрендә апалары, абыйлары бар. Мин урамда берүзем калам, әниләр басудан урак урып, арып-талып, караңгы төшкәч кенә кайталар. Мин өй нигезенә барып утырам да әнине көтәм, өйгә керергә куркам, черкиле кичләрдә бигрәк читен була, елап бетә идем.
Без, сугыш чоры балалары, беренче сыйныфтан башлап колхоз эшләрендә катнаштык, башак җыйдык, борчак утадык, пакус әйдәндердек, ашлык суктык, ашлык җилгәрдек, кош тизәге, көл җыйдык, көчебез җиткән бөтен эштә катнаштык. Минем 7 сыйныфны бетергәч, ВЛКСМ райкомы бүләкләгән мактау кәгазем әле дә саклана. Сикертән мәктәбендә укыганда мин бик актив идем, отряд советы, дружина советы председателе, класс старостасы, комсомол оешмасы секретаре булып сайландым”,– дип искә ала Роза апа балачагын.
Чөмә Елга башлангыч һәм Сикертән җидееллык мәктәбендә белем алганнан соң, Роза Шәйхетдинова Арча педагогия училищесына укырга керә һәм 1961 елда аны тәмамлаганнан соң, яшь белгечне Кама Тамагы районы Салтык мәктәбенә җибәрәләр һәм ул анда биш ел башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирә. Үз һөнәрен бик яратып башкара, шигырьләр язарга да вакыт таба, каникул вакытларында ике ел рәттән район газеталарында корректор, тәрҗемәче булып эшләп ала. Шул елларда аның шигырьләре газетада күпләп басыла. Кыз бала кайда эшли башласа, гадәттә шунда яшәргә дә кала. Ринат исемле егет аның язмышын үзгәртә, яшьләр гаилә корып яши башлыйлар. Ул еллар турында Роза апа: ”Ринатым Кама Тамагы егете иде, өйләнешеп 4 ай шунда яшәгәч, әнием ялгыз булганлыктан, Арчага кайттык. 1966 елның көзе иде ул. Ул елларда да Арчабыз бик чиста, матур булып истә калган, сагынган булганмындыр инде. Ринат та Арчага тиз ияләште. Икебез дә эшкә мәдәният бүлегенә урнаштык, мин автоклуб мөдире, ә ул шунда шофер булып урнашты. Рус әбиендә квартирада торып, әни янына авылга кайтып-килеп эшләдек. Ринат аралашучан, тәртипле, кешелекле, ярдәмчел иде, әни белән дә килешеп, уртак тел табып яшәделәр. Без, бер күрүдә гашыйк булучылар, яратышып кавыштык, бер-беребезне хөрмәтләп, матур яшәдек, бик бәхетле идек. Кызларыбыз туды, Ринат балаларны бик яратты, исемнәренә кадәр үзе сайлап кушты. Әнине дә яныбызга алдык, килмим димәде, ялгыз яшәп интеккән булгандыр инде”,– дип баштан үткәннәрен сөйләде..
Тормыш үзенең зур сынавын бирә, 1978 елда Арча райкомында шофер булып эшләп йөргәндә авариягә очрап Ринат абый һәлак була. Ул көннәрне хәтердә яңартып: ”Өч кыз бала, авыру әнием белән калдым. Һай, ул көннәрнең авырлыгы... Көн буе эштә үземне ничектер тотып йөри алсам да, кайткач күңел ташый иде. Балаларга, әниемә күз яше күрсәтмәскә тырышып, паркка чыгып китәм. Шунда пар каеннарны кочаклап үкереп-үкереп елый идем, бу турыда язган шигырем дә бар. Ринатымнан башка бер көн дә яши алмас төсле идем, балаларым хакын хаклап, әкренләп үземне кулга алдым. Аларны паркка, күл буйларына алып бара, кышын чаңгы, чана шуарга алып чыга идем. Эшем дә бит әле минем күбесенчә кичке вакытта иде. Әтнә районы белән бергә вакыт, авылларга йөрүләр, тикшерүләр күп. Мәдәният эше кызык та, авыр да. Гел яшьләр арасында, җыр-музыка эчендә булгангадыр инде, эштәге авырлыкны бик сизмәдем дә шикелле, киресенчә ул минем күңелемә дәва булды. Әмма кичләрен концерт, смотрларга барганда парлылар барган юлдан, алар артыннан бара алмый идем. Банк урамыннан түгел, гел Горький урамыннан барып-кайтып йөрдем. Бик күп еллар шулай җәфаландым мин, ялгызлыгыма авыр ияләндем. Пар канатлы булып, тигезлек белән яшәү кеше гомеренең иң бәхетле, иң кадерле мизгеледер ул. Ләкин миңа аның бик аз өлеше генә эләкте. Ринатым белән без нибары 12 ел гына яшәп калдык, әмма ул бүләк иткән сау-сәламәт, игелекле балаларым белән бәхетле мин”,– дип олы хөрмәт белән Ринат абыйны искә алды.
Роза Шәйхетдинова 30 елдан артык районыбызның мәдәният бүлегендә тырышып эшли, башта күчмә клуб мөдире, 15 елын мәдәният бүлегенең кадрлар бүлеге инспекторы вазыйфасын башкарып лаеклы ялга чыкты. Озак еллар дәвамында башкарган намуслы хезмәтләре өчен Роза Вәгыйз кызы Татарстан мәдәният министрлыгының, конкурс һәм фестивальләр оештыру комитетының, Арча район хакимияте һәм район мәдәният бүлегенең мактау грамоталары, 2020 елда “ТАССР төзелүгә 100ел” истәлек билгесе белән бүләкләнде.
Бу еллар эчендә Роза Шәйхетдинова катнашында төрле мәдәни чараларны үткәрү өчен язылган сценарийлар, мәдәният хезмәткәрләре өчен чыгарылган методик ярдәмлекләрнең санын ачыклап, мәдәният йортлары, клублары һәм китапханәләре өчен кадрларны сайлау һәм эшкә өйрәтү, аларда оештырылган чараларны контрольдә тоту һәм башка эшләрнең күләмен берничек тә бәяләп бетереп булмый. Аны Роза апа үзе генә белә торгандыр. Ә шуның арасында авыру әнине хөрмәтләү, Резидә, Гүзәл, Гөлшатның укуларын күзәтү, тормышка әзерләү, болар барысы да ялгыз хатын җилкәсендә булган, гомүмән, тормыш йөген тартып бару өчен көчле ихтыярлы, киң күңелле, сабыр, тыйнак булуы белән Роза апа бик күпләргә үрнәк.
Ул бүгенге көндә дә үзенең күңелендә булган хисләре, шатлыклы мизгелләре белән уртаклашу, тормыш авырлыклары килгән вакытлардагы сагышларын тарату өчен дә кулына каләм ала.
Кулымнан эш төшкән чакта,
Тия миңа ярдәмең.
Сагышымны бушатырга
Булышасың, каләмем.
И, каләмем, авыр сиңа,
Бөтен серне беләсең.
Мин елаганда елыйсың,
Мин көлгәндә көләсең.
Ак кәгазъ битенә күчсен,
Серләр, хисләр ташкыны.
Күңел хисен җыр итәргә,
Мин үзем дә ашкындым.
Роза апа, Сез барысына да ничек өлгердегез, дигән сорауга:: “Арчага кайткач шигырьләремне газетага бирергә ояла идем, югыйсә, Кама Тамагында эшләгәндә язмаларым район газетасында гел басылып килде. Батырчылык итеп ике шигыремне “Арча хәбәрләре” газетасына биреп карадым, чыгардылар, ошатканнар. Редакторга шигырьләремнең шактый күп булуын, әрәм булып ятуларын әйттем. Ә ул миңа: ”Газетага күп биреп булмый, китап итеп чыгармыйсызмы соң?”—дип, Гөлчирә Нәҗметдинова белән Миләүшә Шәйхетдиноваларның китапларын күрсәтте. Исрафил Рәхмәтулловичның шушы киңәше минем иҗат юлымны ачып җибәрде, китапларым чыккан саен аңа рәхмәт укыйм. Беренче китаптан калганнарын икенчегә дип, икенчедән калганнарын өченчегә дип, яңа иҗат иткәннәре белән тулыландырып тора-тора 5 китабым дөнья күрде. Аларны чыгаруда район хакимиятенең ярдәме бик зур булды. Шигырь яратучылар күп бит, аларны укып, үзләренең фикерләрен, җылы сүзләрен һәм рәхмәтләрен белдерүчеләргә мин дә олы рәхмәтемне белдерәм. Шигырьләрем авыл, табигать, туган телебез, Арчабыз, игенче хезмәте турында. Әти-әниемә, иремә балаларыма багышланганнары да бар, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга, халык язучысы, якташым Мөхәммәт Мәһдиевка багышланганнары да шактый урын алып тора.
Җырлар да язам, 15 ләп шигыремә көй язылды. “Арча таңнары”, ”Сабантуй”, ”Җиңү көне”, ”Үтә гомер агымсудай” дигән шигырьләргә көй язылып, ул җырларны “Арча таңнары” вокаль ансамбле башкара, халык ярата. Көйләрне үзебезнең егетләр Нәзир Фәхретдинов, Илһам Вәлишин, Илфат Әскәровлар язалар.
Тормышны, табигатьне, авылымны, кешеләрне яратам. Чәчәкләр, гөлләр үстерәм. җиләккә, гөмбәгә йөрим. Газета-журналлар, әдәби китаплар укыйм, кроссворд, сканвордлар чишәм, үзем дә төзим, кыскасы, кул кушырып тик утырмыйм әле, тормыш гаме белән яшим”,– диде ул.
Роза Вагыйз кызының шигырьләре тупланып чыккан китапларын һәркем яратып кабул итте. Бөтен тормыш юлын намуслы хезмәткә багышлаган, балаларына һәм оныкларына дөрес тәрбия бирүгә зур өлеш керткән, үзенең шигырьләре аша татар теленең сакланышына һәм яшьләрдә туган телебезне өйрәнүгә омтылыш тудыруга бәяләп бетергесез хезмәт башкарган Роза апа Шәйхетдинова белән без чиксез горурланабыз. Олы юбилеен билгеләп үткән көннәрдә без аңа ныклы сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының, туганнарының һәм дусларының кайгыртучанлыгын тоеп, яңа иҗат уңышлары белән безне сөендереп яшәвен телибез.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев