erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәҗәп аен Аллаһ кушканча кадерләп үткәрик

Мөбарәк Рәҗәб ае керде. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт изге айның берсе булуы өстенә, безне озакламый Рамазан җитүе турында да искәртеп тора.

 

Бу айда ислам тарихында иң истәлекле вакыйгалар һәм Пәйгамбәребезнең иң мәшһүр могҗизалары тормышка аша. Мисал өчен, бу айда Аллаһы Илчесенең әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылган, шулай ук гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәр Мөхәммәднең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре (“Исра”) һәм алга таба күккә ашу (“Мигъраҗ”) вакыйгалары булган. Мигъраҗ кичәсендә мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намаз фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Моннан тыш, мөселман календаренең җиденче ае булган Рәҗәб хәрәм ай булып санала, димәк ки, ул кешеләрне һәртөрле гөнаһлар кылудан һәм сугышлардан тыя. Хәдисләрдә билгеләп үтелгәнчә, күктә Рәҗәб ае беленә башлау белән, Рәсүлебез өстәмә намазлар һәм догалар укый, ураза тота, сәдака бирә торган була. Рәҗәп аенда без инде рамазан аена чын-чынлап әзерлегебезне башлыйбыз, нәфел уразалары тотабыз, сәдакалар бирәбез. Шулай итеп, без күңелебезне сафлап, Аллаһы Тәгалә тарафыннан һидәят өчен, туры юлга күнәр өчен, безгә бүләк итеп бирелгән изге аена әзерләнә башлыйбыз. Изге айларда тәүбәгә килү бик саваплы. Һәркайсыбызның эшләгән гөнаһлары бар, аларны искә төшерергә, “Әстәгъфирулла”ны күп әйтергә, гөнаһларыбыздан тәүбә кылырга кирәк. Берәү үзенең гөнаһын искә төшереп, шуңа тәүбә итсә, тәүбә кылса, үкенсә, яңадан бу гөнаһларны кабатламаса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйтүенчә, аның мондый гөнаһы кичерелгән дип санала. Димәк, безгә начар эшне эшләгәнебезгә үкенергә кирәк, тәүбәгә килеп, “Әстәгъфируллаһ” дип. Һәм инде “Кәлимәтүл истигъфар”ны әйтсәк тә бик әйбәт. (Тик соңыннан моңа кадәр эшләгән бозыклыкларны яңадан кабатламаска кирәк.) Шуңа көч табабыз икән, димәк, Пәйгамбәребез (сгв) әйткәнчә, шушы гөнаһ ярлыканган дип санала. Тәүбәгә килгәнсең икән, Аллаһы Тәгалә шушы гөнаһыңны ярлыкасын өчен шул тәүбәңә үлгәнче тугры калырга кирәк. Укылмый калган намазларыбызны, тотылмый калган уразаларыбызны да изге айларда үтәү яхшы, чөнки бу – Аллаһның рәхмәт айлары. Бу – гамәлләребезнең кабул ителә торган айлары. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Рәҗәп аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар”, – ди. Бу изге айларда әҗер-савап йөз мәртәбә артыграк булыр. Тырышып-тырышып Коръәннән бер аять яисә бер хәреф өйрәнсәк, бер хәрефкә ун савап тияр, ди. Башка айларда бер хәрефкә ун савап була дисәк, изге айларда өйрәнгән бер хәрефебезгә мең савап та булырга мөмкин. Һәм рамазан аенда исә бер хәрефкә җиде меңгә кадәр савап була. Менә шуңа Аллаһның шундый рәхмәт айлары бар. Бу айларда, сәдака биреп, ятимнәрне, мескеннәрне, авыруларны сөендерү дә бик саваплы. Арабызда ятимнәр, авыру кешеләр, тумыштан гарип булганнар бар. Андый кешеләрнең генә түгел, үз гаиләңдәгеләрнең, танышларыңның, дусларыңның да күңелен күрергә, аларга бүләкләр, сәдакалар бирергә кирәк. Хәлләрен белеп, аларны сөендерү, әлбәттә, бик тә саваплы гамәлләрдән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менә шушы эшләргә без шушы айларда хирыс булырга, шушыларны башкарырга гадәтләнү лазем. Бу айларда яман эшләрне куеп торырга кирәк. Рәҗәп, шәгъбан, рамазан айларында, яман эшләребезне куеп, изге эшләрне күп эшләсәк, Аллаһның безгә рәхмәте булыр. Шуннан соң без яман эшләрне, бәлки, бүтән кабатламабыз да. Телләребезне дә, күңелләребезне дә яман сүзләрдән пакьләрбез. Рәҗәп аен изге ай дип санап, аны Аллаһ кушканча кадерләп, әйбәт итеп үткәрергә кирәк. Шәгъбан, рамазан айларында да Аллаһы Тәгалә каршысында чиста булып, пакь булып, гөнаһларыбыздан арынып, изге гамәлләребез белән күренеп калыйк.езне, кадерле дин кардәшләрем, Аллаһ Илчесенең Сөннәтенә иярергә һәм Раббыбыз бүләк иткән бәрәкәтле мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырам!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X