erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәшит Низамов архитектура университеты коллективының төзәтмәләрне хуплавын әйтте

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта интервьюда вуз ректоры Рәшит Низамов белдерде.

Без читтә калмабыз һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга җыенабыз. Миңа төзәтмәләр ошый, алар гуманлы һәм безнең җәмгыятьнең барлык катламнарына, барлык яшь төркемнәренә (балалар һәм ата-аналар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, пенсионерлар) кагыла. Төзәтмәләр сәламәтлек саклауга һәм экологиягә кагыла. Гаилә кыйммәтләренә кагылышлы төзәтмәләр дә аңлаешлы», — диде ул.

Рәшит Низамов фикеренчә, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хупларга ниятли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында сайлау участогы бар, аның эше барлык санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алып оештырылган. Университетта тавыш бирү күрсәткечләре югары булачак һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак, дип ышана ректор.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X