erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәсми булмаган белешмә буенча атышта тугызлап кеше үлгән

Рәсми булмаган белешмә буенча, Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында балалар һәлак булган.

 

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, кимендә тугыз кеше үлгән. Яраланган кешеләрне хастаханәләргә илтәләр.

«Икенче дәрес башында шартлау тавышы ишеттек. Укытучылар кабинетларда ишекләрне бикләде. Икенче дәрес азагында балаларны һәм укытучыларны росгвардиячеләр бүлмәләрдән алып чыкты», — дип сөйләде агентлыкка 8 сыйныфларда рус теле укытучысы. 

Шаһитлар сүзләренчә, Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәптәге атыштан куркып, бер укучы тәрәзәдән сикергән.

«Әлегә тәгаен генә бернәрсә дә билгеле түгел. Бер кыз бала тәрәзәдән сикереп төшкән, аны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, дигән сүзләр дә бар. Мәктәп янында торырга ярамый. Атучы Азино буйлап йөри дигән сүз булды. Балаларны бу тирәдән алып китәргә куштылар», — диде баласын шушы мәктәпкә йөртүче Гөлнара Нәбиуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ата-аналар атыш турында WhatsАрр мессенджерындагы төркемнән белгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«8 «А» сыйныфын әлегә таба алмыйлар. Балалар телефоннарын алмыйлар, дигән хәбәр бар. Минем балам 9”А» сыйныфында укый. Без үз сыйныфыбызны алдык. Барысы да исән-сау», — диде ул.

Бу рәсми мәгълүмат түгел, ә ата-аналар ишеткән сүзләр.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның 175нче гимназиясендә атыш чыгу турында язган иде. Якынча белешмә буенча, белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ату тавышлары яңгыраган Казанның 175нче мәктәбенә киткән.

Рәсми булмаган белешмә буенча, мәктәптә атышта балалар һәлак булган.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-05-2021/175-gimnaziyad-ge-atyshtan-kachyp-ber-bala-t-r-z-d-n-sikerg-n-5822717

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X