erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Без күбрәк эшләгән саен, халык ихтыяҗлары да арта

Рөстәм Миңнеханов: Син беркайчан үз эшеңнән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кеше беркайчан үз эшеннән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел. Бу хакта ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында әйтте.

Чаллыда яшәүче Рената Президентка сорау түгел, ә үз теләкләрен җиткерде. «Татарстанда бик яхшы яшибез. Барысы да куандыра. Юллар әйбәт, сырхауханәләр, хастаханәләр төзек, барысы да яхшы. Алга таба республика чәчәк атар дип өметләнәбез», — диде. Рөстәм Миңнеханов мондый бәягә рәхмәтен җиткерде һәм җавап бирде.

«Син беркайчан үз эшеңнән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел. Безнең әле кимчелекләр күп. Профессиональ булмаган идарәчеләр дә байтак. Чыгымлы предприятиеләр дә бар. Болар белән шөгыльләнергә кирәк. Ниндидер комплекс төзедек тә, ә ул эшләми. Шундыйлар барлыгын да беләм», — диде Президент. Ул җитәкчелек чарасын күрмәгәндә, элемтә булырга тиешлеген әйтте.

«Нәрсә ул баринмы әллә?! Эшкә куйганнар икән, халыкка хезмәт итәргә тиеш, ә ул үзенә бөтенесе бурычлы дип уйлый. Педагог, табибмы ул, социаль өлкә хезмәткәреме — без үзгәрергә тиеш. Дөрес, төп өлеше үзгәрде. Поликлиника, хастаханәләр үзгәрде. Кеше болай да авырып килә, ә аны көтәргә, кабинеттан кабинетка йөрергә мәҗбүр итәләр. Бар җирдә дә профессионаллар, җаваплы кешеләр булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Президент әйтүенчә, бәлки, башка төбәкләргә караганда, бездә бераз яхшырак булса да, башкарасы эшләр әле күп. «Без күбрәк эшләгән саен, халык ихтыяҗлары да арта», — диде.

Ул Татарстанның «Стратегия 2030» нигезендә үсеш алуын искәртте. «Без яшьләргә яхшы белем бирергә, конкурентлы булырга тиеш. Амбициоз белемле кешеләр булырга тиеш. Ресурс үзәкләре төзибез. Эшче һөнәрләр дә мөһим», — диде.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/official/10-09-2020/r-st-m-mi-nehanov-sin-berkaychan-z-eshe-n-n-tulysyncha-kan-gat-bulyrga-tiesh-t-gel-5770235

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре президент туры эфир

2
X