erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцина ясаткан

Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан прививка ясаткан.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясаткан. Бу турыда ул бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республикакүләм киңәшмәдә хәбәр итте. 

«Бөтен кешегә дә вакцинация узарга кирәк. Безнең Президент Владимир Владимрович [Путин] да вакцинация узганын беләсез. Мин дә вакцинация уздым. Барысы да яхшы, сезнең каршыгызда [утырам]», — диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Кемдер авырган инде, бәхеткә, әле кемдер авырмый калган. Министр (Марат Садыйков — ТИ иск.) коронавирус белән авырды, әмма Сәламәтлек саклау министрлыгы тулаем аның җитәкчелегендә булуга карамастан, аның да антитәнчекләре кими», — диде Татарстан Президенты.

Ул, кайбер башка илләрдәге кебек авыручылар саны арту булмасын өчен, коронавирустан вакцинация буенча планлы эш алып бару кирәклеген искәртте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 буенча тотрыклы киеренке вәзгыять саклана. «Үсеш темплары бездә 0,16 процент, әмма вирус һичничек бирешми. Гомумән алганда, бездә хәлләр статистика буенча да, динамика буенча да яхшы күренә. Әмма бернинди дә йомшаклык була алмый», — диде ул.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан вакцинация узган. Хәзер республикада 153 вакцинация пункты эшли. «Спутник V» яки «ЭпиВакКорона» вакциналарын сайлау мөмкинлеге бар. 

https://tatar-inform.tatar/news/official/17-04-2021/r-st-m-mi-nehanov-koronavirustan-vaktsinatsiya-uzgan-5820220

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X