erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: "Ковидтан саклануның ике генә юлы бар"

“Бүгенге көндә ике генә юл бар: йә вакцина ясату, йә ковид белән авыру һәм аннан соңгы нәтиҗәләрне кичерү. Бу өлкәннәргә генә кагылмый. “Кызыл зона”да яшьләр дә күп. Монда искәрмәләр юк – барыбыз да Аллаһы Тәгалә карамагында. Әйе, вакцина ясатучылар арасында да чирләүчеләр бар. Ләкин алар ковидны күпкә җиңелрәк кичерә”, - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ("Шәһри Казан").

 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коронавирус белән бәйле чикләүләр вәзгыять уңай якка яхшырганчы үз көчендә булачак. Бу хакта Президент шимбә киңәшмәсендә белдерде.

“Үзегез күрәсез, ковид белән бәйле вәзгыять катлаулы. 60 яшьтән өлкән булганнарның вакцина ясатмаулары бик борчый. Аларның 46 проценты гына вакцина ясаткан. Шул ук вакытта статистика күрсәткәнчә, үлүчеләрнең күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр. Алар нәрсә уйлый? Үзегезне сакларга кирәк. Бу чирдән саклануның башка чарасы юк. Безнең республикада гына да коронавирустан меңнән артык кеше вафат булды. Әгәр вакытында вакцина ясаткан булсалар, исән калырлар иде”, - ди Президент.

Ул транспорт белән бәйле яңа чикләүләр турында да искә төшерде. Хәзерге вакытта транспорт оешмалары белән зур эшләр башкарыла. Президент сүзләренчә, QR-кодларны тикшерү өчен техник җайланмалар сатып алуга, һәм пассажирлар саны кимегән очракта, ярдәм йөзеннән субсидияләр бүлеп бирелергә мөмкин. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада вакцина ясатырга теләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. “Бүгенге көндә ике генә юл бар: йә вакцина ясату, йә ковид белән авыру һәм аннан соңгы нәтиҗәләрне кичерү. Бу өлкәннәргә генә кагылмый. “Кызыл зона”да яшьләр дә күп. Монда искәрмәләр юк – барыбыз да Аллаһы Тәгалә карамагында. Әйе, вакцина ясатучылар арасында да чирләүчеләр бар. Ләкин алар ковидны күпкә җиңелрәк кичерә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрьдән Татарстанның җәмәгать транспортында QR-код системасы гамәлгә керә. 18 яшьтән узганнар җәмәгать транспортында код яки медицина белешмәсе белән генә йөри алачак. 60 яшьтән өлкәннәрнең транспорт карталары вакытлыча гамәлдән чыгарыла.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-kovidtan-saklanuny-ike-gen-yuly-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X