erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм үзенең Телеграм-каналында кыска видеоролик чыгарды.

 

«Һәр көнне сез кешеләр тормышын коткарасыз, иң авыр вакытта ярдәмгә килегез. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт!» дип язган республика җитәкчесе.

Видеоязмада малай белән кыз сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче әти-әниләре турында сөйли. Беренче сөйләүче бала һәр иртә әнисенең эшкә китүен һәм кайчагында бик соңга калып, арып кайтуын әйтә. Бала сүзләренчә, шуңа да карамастан, әнисе кешеләргә сәламәт булырга ярдәм итүеннән туктамый. Ә кыз бала киләчәктә әтисе шикелле табиб булырга теләвен, кешеләргә ярдәм итәргә хыяллануын әйтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Медицина хезмәткәре көне Россиядә һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-cellyulozasynnan-yasalgan-berence-podguzniklar-ham-saxsi-gigiena-asbaplary-cykty-5856210

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X