erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларының дистанцион белем алуга әзерлеген тикшерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дистанцион белем алуга (ул коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен кертелә) әзерлекне тикшерү өчен Казанның 131 нче лицеенда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа форматка вакытлыча күчү белем бирүнең сыйфатында чагылыш тапмаска тиеш. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каникуллар төгәлләнгәнче – 1 апрельгә кадәр әлеге системаны җентекләп тикшерергә йөкләмә бирде», - диде Галимова.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә Яндекс һәм Саклык банкы онлайн-платформаларында укуны сыный башладылар. Белем алуның мондый формасы бер үк вакытта 100 укучы өчен онлайн-дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 19-21 март көннәрендә дистанцион формада дәресләр үткәреләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Мәктәп укучылары өйрәнелгән материалны кабатлаячак һәм күнекмә рәвешендә дәресләр үткәрәчәк. Язгы каникуллар 31 мартка кадәр дәвам итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X