erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләре үтәлүен катгый контрольгә алырга кушты

Патяшина тикшерү вакытында хокук бозулар ачыкланган объектлар саны буенча борчылуын әйтте.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коронавиурска каршы көрәш буенча барлык таләпләрен үтәүне катгый контрольгә алырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз, аерым алганда, шәхси саклану чараларын мәҗбүри кию турында бара, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында битлек кияргә кирәк. Татарстан Президенты бу хакта төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә әйтте, анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада предприятиеләрне һәм оешмаларны контрольдә тотуның көчәюен искәртте. Ике атна эчендә 1268 объект (соңгы атнада якынча 800) тикшерелде. «Хокук бозулар ачыкланган объектлар өлеше борчуга сала. Аларга карата административ эшләр кузгатылган», — диде ул.

Җәмәгать транспортында 37 маршрутның 18 маршрутында кондукторларның битлек режимын бозуы ачыкланган. Ике атнада тикшерелгән 184 азык-төлек кибетенең 15ендә хокук бозу очраклары ачыкланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта 168 тикшерелгән җәмәгать туклануының 15 оешмасында битлек-перчаткалы режим үтәлми генә түгел, термометрия дә үткәрелми, дип өстәде докладчы.

Тикшерелгән 119 мәктәпнең 17 белем бирү учреждениесенә кисәтүләр бар. Алар Әгерҗе, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында урнашкан.

Шулай ук югары уку йортларының 56 объекты тикшерелде, шул исәптән филиаллар һәм тулай тораклар. Аларның дүртесендә генә коронавируска каршы көрәш алып барылмаган. Сентябрь аенда җиде студент Covid-19 белән авырган, диде Патяшина.

Тулырак : https://tatar-inform.tatar/news/official/03-10-2020/r-st-m-mi-nehanov-rospotrebnadzor-tal-pl-re-t-l-en-katgyy-kontrolg-alyrga-kushty-5776198 укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X