erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавируска бәйле вазгыятькә аңлатма бирде

 Аның сүзләренчә, хәл киеренке булса да, сәламәтлек саклау системасы үз бурычын үти.

 Аның сүзләренчә, хәл киеренке булса да, сәламәтлек саклау системасы үз бурычын үти. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә әлеге мәсьәлә хакында фикер алыштылар. Президент сүзләренчә, республикада коронавирус инфекциясенең яңа очраклары арта. Үсеш бер атнада уртача 0,5-0,6 процент тәшкил итә. Барлык санитар таләпләр төгәл үтәлгән очракта гына моны туктатып булачак.

«Барыннан да элек битлек кияргә, кулны сабынлап юарга һәм антисептиклар белән эшкәртергә, шулай ук социаль дистанция сакларга кирәк», — дип белдерде Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстанда тоталь чикләүләр кертү күздә тотылмавын, моның өчен нигезле сәбәпләр булмавын әйтте.

«Әйе, вазгыять киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы үзенә йөкләнгән бурычны үти. Хастаханәләрдә урыннар җитәрлек, дарулар бар», — диде ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Миңнеханов бу атнада даруханә челтәре вәкилләре катнашында препаратлар белән тәэмин итү, аларның республика даруханәләрендә булу-булмавына бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышуларын билгеләп үтте.

«Иң мөһиме – үз вакытында илтифат итү. Әгәр ниндидер проблема килеп чыккан икән, һичшиксез госпитальгә озатырга дигән сүз түгел. Бездә тиешле регламент, дарулар исемлеге бар», — дип искәртте ТР Президенты.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) республикадагы идарәсе белгечләре дә эшен дәвам итә. Бер атна эчендә алар 651 объектны тикшергән, шуларның 51ендә коронавирусны кисәтү таләпләренең бозылуы ачыкланган. Закон бозучыларга 59 беркетмә төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларны коронавирус инфекциясенә каршы чаралар үтәлешен, шулай ук коллективларда грипп һәм ОРВИны профилактикалауны тәэмин итәргә чакырды. Моннан тыш, ул идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан гомумйорт объектларының санитар торышын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X