erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларына кереште

«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүем, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны үтәү, миңа йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәячәгем турында тантаналы рәвештә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

13 сентябрь көнне сайлауда 83,28 процент тавыш җыйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасы узды. Ул С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында алдагы биш елда республика белән идарә итүе турында ант бирде һәм вазифаларына кереште.

Тантаналы утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. «Бүген ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче республика өчен әһәмиятле вакыйга. Беренчә идарә органнары — ТатЦИК һәм Совнарком сайланганнан соң 100 ел, президентлык институтын кертүгә өч дистә ел узгач, Татарстанда чираттагы тапкыр бөтенхалык Президент сайлаулары узды», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлауда халыкның катнашу күрсәткече 78,78 процент булганын, халыкның күпчелеге — 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргәнен искәртте. «Рөстәм Нургалиевичның алдагы ун еллык президентлык чорын „үсеш декадасы“ итеп билгеләргә була», — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марш тавышына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары, РФ һәм ТР Конституцияләре, Президент штандарты чыкты. Залга Рөстәм Миңнеханов керде.

«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүем, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны үтәү, миңа йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәячәгем турында тантаналы рәвештә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/official/18-09-2020/tatarstan-prezidenty-r-st-m-mi-nehanov-z-vazifalaryna-kereshte-5772470

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре президент

2
X