erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов үзенең программа мәкаләсен бастырды

Миңнеханов: Татарстанның уңышлары нигезендә - миллионлаган кешеләрнең хезмәте

Татарстан миллионлаган халыкның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә чәчәк атуга иреште. Шуңа күрә хакимият органнары кешеләрне лаеклы хезмәт хакы һәм яшәү шартлары белән тәэмин итәргә бурычлы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең программа мәкаләсендә хәбәр итте.

«Республиканың уңышлары нигезендә миллионлаган кешеләрнең иҗади хезмәте ята, бу — үҗәт хезмәт, ә тарихыбызның аерым вакытында — героик хезмәт. Быел Казанга „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ исеме бирелде. Бу безнең башкаланың гына түгел, Бөек Җиңүгә үз көчен керткән һәр татарстанлының казанышларын тану. Ул — Әтнә колхозчысы, Яшел Үзән һәм Чистайдагы завод эшчесе, Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан нефтьче-геологоразведчик һ.б.», — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, хезмәт сөючәнлек һәм фидакярлек, үз йортын тәртиптә тота белү һәм уртак иминлеккә эшли белү — Татарстан халкының үзенчәлекле сыйфатлары. «Без әтиләребезнең һәм бабаларыбызның хезмәт батырлыклары белән горурланабыз, аларны безнең әхлакый юнәлешебез дип саныйбыз. Эшләргә әзерлек — безнең идеология нигезендә ятучы икенче өлеш», — диде республика җитәкчесе.

Үз мәкаләсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фидакяр хезмәт — көчле һәм тотрыклы икътисадның нигезе. Бу Татарстанга социаль-мәдәни инфраструктураны үстерергә, юллар төзергә, шәһәр мохитен яхшыртырга, барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча үтәргә һәм тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без бик зур эшләр башкардык, зур проектлар гамәлгә ашырыла. Икътисадны диверсификацияләү гамәлгә ашырыла. 10 ел эчендә без нефть эшкәртүне 2,2 тапкырга арттырдык, сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә эшкәртү секторы өлеше 70 процентка кадәр артты.

Өстәвенә, без нефтьне эшкәртү күләмен һәм тирәнлеген эзлекле рәвештә арттырабыз, биредә, үзебездә өстәмә бәя булдырабыз. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләргә эш бирәбез һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәр артуын тәэмин итәбез», — дип аңлатты Татарстан Президенты.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/official/04-09-2020/mi-nehanov-tatarstanny-u-yshlary-nigezend-millionlagan-keshel-rne-hezm-te-5768632

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре