erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнехановның программасында ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘР

Иң мөһим стратегик юнәлешләр: кешеләр турында кайгырту, уңайлы мохит булдыру, һәркемгә бу тормышта үз урынын табу өчен шартлар тудыру, икътисадны һәм эшмәкәрлекне үстерү.

 Татарстанда һәркем үзен якланылган итеп тоярга, иртәгесе көнгә⠀ышаныч белән яшәргә тиеш. Аеруча өлкән буынны кайгырту зарури. 2022 елга мохтаҗ гражданнарның һәммәсен даими карау системасына җәлеп итү шарт.
* Татарстанның икътисади уңышлары – үзмаксат түгел, ә тормышны яхшырту чарасы гына. Тотрыклы, күп профильле икътисад – үсеш өчен, кешеләр алдындагы барлык социаль бурычларны үтәү өчен мөмкинлек ул.
* Медицинаны үстерү – иҗтимагый иминлек факторы. 5 ел эчендә 104 сәламәтлек саклау объекты капиталь төзекләндереләчәк, балалар онкологиясе үзкләрен, йогышлы авырулар хастаханәләрен, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү планлаштырыла.
* Мәгариф өлкәсендә бурыч – барлык баскычларда тигез мөмкинлекле, сыйфатлы белем алуга шартлар тудыру. Якындагы ике ел эчендә 49 яңа балалар бакчасы пәйда булачак, 13 мәктәп төзелеп килә, 172се капиталь төзекләндерелә.
⠀* Яшәү өчен уңайлы мохит тудыру буенча төп проект – «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасы. Аның буенча 5 ел эчендә 6775 ишегалды яңартылачак. Программа тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә, актив кешеләрне шәһәр мохитен уңайлыракка әйләндерү эшенә җәлеп итә.
* Татарстанда яшәүчеләргә, аеруча яшьләргә бу тормышта үзләренең урынын табу өчен шартлар тудырырга кирәк. Шуңа күрә республикада яшьләр сәясәте, эшкә урнаштыру, яңа һөнәргә өйрәтү, социаль лифтлар булдыру мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә тотыла.
* Нефть-газ-химия комплексы икътисадның этәргеч көче булып тора. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә, үзмәшгульләргә аерым игътибар бирелеп килә.
* Республика хаклы рәвештә яшәү, тормыш итү өчен иң яхшы урыннарның берсе булып саналырга мөмкин. Кешеләребезнең үз киләчәген ышанычлы төстә Татарстан белән бәйләвенә ирешергә кирәк.

https://vatantat.ru/2020/06/28185/

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X