Татарстан Президенты инаугурациясе 18 сентябрьгә билгеләнгән
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифаларына керешү тантанасы җомга көнне, 18 сентябрьдә узачак. Әлеге мәгълүмат республика Дәүләт Советы сайтында чыкты.
Тантана иртәнге унда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында башланачак. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырачак.
18 сентябрьгә, шулай ук, Татарстан Дәүләт Советының 13нче утырышы да планлаштырылган. Ул 14:00 сәгатьтә булачак.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/politics/15-09-2020/tatarstan-prezidenty-inauguratsiyase-18-sentyabrg-bilgel-ng-n-5771551
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев