erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рухи-мәгърифәт үзәге ни хәлдә?

Олы йортка ни кирәк булса, кече йортка шул кирәк, диләр. Бәлки, бу мәкаль биредә урынсызрактыр да. Чөнки сүз район, Арча өчен бик кирәкле, эчтәлеге, мәгънәсе буенча бик зур йорт турында бара. һәм аны төзеп бетерү, файдалануга тапшыру өчен кешеләрнең бердәмлеге, ярдәме кирәк.

 

Рухи-мәгърифәт үзәге бүген ни хәлдә? Тышкы ягы белән ул әллә каян балкып, күзне сөендереп тора. Монда үзем белән булган бер вакыйганы искә төшерәсе килә. Йорт төзү эшенә керештек. Акчасыз заман, шуңа үз көчебез, тырышлыгыбыз белән күтәреп чыктык, түбә астына да керттек. Нинди зур эш башкардык, дип сөендек. Шунда бер танышыбыз карап-карап торды да: “Булган бу, 15 процент эшен башкаргансыз”, – диде. Ул вакытта ачу чыкты. Шуның кадәр азаплан да... Бу сүзләрнең дөреслеген соңыннан гына аңладык. Эченә кергәч батасың икән. 

– Эчке бизәү эшләре дә башкарылды. Идән, түшәм, стеналар, ишек, тәрәзәләр – барысы да бар. Ут, су кертелде, канализация  эшләнде. Төзүчеләргә, матди яктан булышкан иганәчеләргә, мәчеткә йөрүчеләргә, ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә рәхмәтебез чиксез зур, – диде Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Әмма әлегә бинаның эче буш. Мебель куясы бар. Тагын бер уртак көч белән тырышып алу кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рухи-мәгърифәт үзәге комплексын төзү белем алучылар өчен лаеклы шартлар тудырырга һәм мөхтәсибәтнең социаль эшчәнлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу изге эштә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: Саклык банкы: 4276620034710990 (мәдрәсә өчен дип күрсәтергә), Ак Барс банкы 4244389714013716 (мәдрәсә өчен дип күрсәтергә). Белешмәләр өчен телефон: 89274418177 – Әмир хәзрәт Миңнемуллин. Әйдәгез, бу изге эштә катнашырга ашыгыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X