Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Рус җыры” – минем таянычым”

    “Рус җыры” халык вокаль ансамбле быел 50 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үтте.

    Ул көнне Арча мәдәният йорты тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде.

    Шулай ук ансамбль “Каравон” рус халык фольклоры фестивалендә катнашты. Фестиваль быел 30нчы тапкыр үткәрелде һәм безнекеләр анда даими чыгыш ясап килә. Бу юлы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе “Рус җыры”на 400 мең сумлык сертификат тапшырды. Бу бүләк коллективка мәдәниятка керткән өлеше һәм 50 еллык иҗаты өчен бирелде. Әлеге акчага сәхнә костюмнары тегәргә планлаштыралар.

    – 50 ел дәвамында ансамбль чыгышлары белән тамашачысын шатландырып килде. Озак еллар җитәкчелек иткән Фирая ханым Батршина  аны шушы югары дәрәҗәгә җиткерү өчен искиткеч зур хезмәт куйды һәм 80 яше тулганнан соң шундый бай тарихлы, данлыклы коллективны музыкант буларак миңа калдырды, – диде “Рус җыры” җитәкчесе Гөлнара Гәрәева. – Мин 27 ел шушы ансамбльнең солисты, өч ел инде җитәкчелек итәм.

    Гөлнара Гәрәева югары белемле музыка белгече. 23 ел Арча педагогика көллиятендә, аннан балалар бакчасында эшләгән. Хәзер сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре алып бара, шул ук вакытта ансамбльне дә җитәкли. Сәнгать мәктәбендә әле бер ел гына эшләвенә карамастан, укучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә лауреат исемнәре яулаган.

    “Рус җыры” халык ансамбле район күләмендәге бер генә бәйрәм, чара, концертны да читтә калдырмый. Матур, затлы костюмнардан сәхнәгә чыгып басуга, тамашачы аны алкышлар белән сәламли. Ә инде җырлары... бөтен күңелне айкап чыга. Ансамбльдә җырлаучыларның милли киемнәре, үзләрен чын профессионалларча иркен тотулары, дәртле чыгышлары – карап туймаслык. Тарихка артык кереп китмичә, җитәкчесенә үзебезне кызыксындырган ансамбль белән бәйле берничә сорау бирдек.

    – Гөлнара Рәсимовна, ансамбль репертуарында бүген күпме җыр бар? Елга ничә җыр өйрәнәсез? Ниндиләрен сайлыйсыз?

    – Ансамбль репертуарында 200дән артык җыр бар. Элек ел дәвамында 2-3 җыр өйрәнсәк, хәзер ай саен берне алабыз. Ансамбльгә йөрүчеләр үзләре тәкъдим итә. Мин минусовкаларын эзлим, аранжировкалар эшлим. Аннан яздырабыз. Без урамда да чыгыш ясыйбыз бит. Яздырмый булмый. 3-4 тавышка җырлыйбыз. Халык, совет композиторлары әсәрләрен, заманчалаштырып эшкәртелгән халык көйләрен, такмаклар – барысына да алынабыз. Үз шагыйрәбез бар, иң өлкән кешебез 75 яшьлек Людмила Васильева такмаклар иҗат итә. Аның ансамбльгә, хәтта һәр әгъзасына багышланган шигырь юллары бар.

    – “Рус җыры” ветераннар ансамбле булып санала иде. Тик, күреп торабыз, коллективка яшьрәкләр дә килгән.

    – Әйе, еллар агышы үзенекен итә. Ансамбльдән китүчеләр дә бар. Матур тавыш иясе Надежда Калуева, ничә еллар буе алыштыргысыз концертмейстер булган Илшат Гатин лаеклы ялга киттеләр, искиткеч җырчыбыз Рәүф Хәкимов, Галина Артамонова вафат булдылар. Коллективка икенчеләр килде. Араларында ветеринария табиблары да, укытучылар, балалар бакчаларында эшләгәннәр дә бар. 18 кешелек ансамбльдә ике ир-егет. Ринат Бариев күптәннән җырлый, Рәшит Җамалиев яңарак килеп кушылды. Шәхси эшмәкәр ул, музыкаль белемле булып чыкты. Гармунда да уйный, җырлый да. Коллективның иң яшь әгъзасы биш бала анасы Раушания Закировага 35 яшь. Күргәнегезчә, ансамбльдә татарлар да бар. Аларның барысын да рус җырына мәхәббәт берләштерә.

    – Уңышларыгыз белән дә сокландырып киләсез.

    – Уңышлар коллективны берләштерә, яңа җиңүләргә этәрә. “Балкыш” фестивалендә ел да лауреат исемен яулыйбыз. А.Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивалендә лауреат исемен алдык. Узган ел ахырында һәм бу ел башында халыкара һәм төбәкара фестивальләрдә Гран-прига ия булдык. 50 еллыгыбыз уңаеннан район башлыгы Илшат Нуриев яңа костюмнар бүләк итте. Иң сөендергәне, эшләгәнне күрәләр. Район җитәкчеләренә, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган мәдәният идарәсе һәм мәдәният йорты җитәк-челәре Илфар Әюпов белән Айрат Нурьязановка, “ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының Арча бүлекчәсе советы рәисе, идарә әгъзасы, Арча район Мәдәният йортының клуб формированиеләре җитәкчесе Лариса Васильевага, хореограф Аида Ондринага, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, аеруча Миләүшә Гайнетдиновага, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабировага, тавыш операторы Игорь Пономаревка, ару-талуны белми йөргән ансамбль коллективына рәхмәтемне белдерәм.

    Любовь Белова

    Ансамбльгә 1972 елның февраленнән йөрим. Башта Владимир Бруснев җитәкчелегендәге хор иде.

    Реклама

    Аннан “Ветераннар”, “Рус җыры” ансамбленә әйләнде. 50 ел дәвамында хор һәм ансамбльнең старостасы. 3 бала, 6 онык үстердем, Мәдәният йортына йөрүдән туктамадым. Чөнки халык җырларын бик яратам. “Чоботы” җырын (солисты мин) 2-3 тапкыр “бис”ка җырлаталар иде. Якын-тирә авылларга концертлар белән чыктык, 20 ел рәттән “Каравон”да катнаштык. Теплоходка юллама белән бүләкләндем. Рәхмәт хатларым, грамоталарым бик күп. Сабантуйларда җырладык. Берсендә Президент Рөстәм Миңнеханов аркамнан кочып: ”Акыллым син минем”, – диде. 38 ел балалар бакчасында эшләдем. 16 ел чиркәүгә йөрим. Җырладым, җырлыйм, җырлаячакмын”.

    Людмила Васильева

    Мин гомер буе Арчада яшәдем. Тормыш дәверендә нинди генә кыенлыклар булмасын, без аңа бирешмибез, яхшы кәеф белән җырларга барабыз.

    Чөнки безнең көч шушы коллективта. Ансамбльгә 20 ел йөрим. Озак еллар әнием шунда җырлаган иде. “Рус җыры”ның бөтен җырларын диярлек беләм. 10 ел инде шигырьләр язам. Коллективыма багышланганнары да күп. Аспирин да, анальгин да кирәкми, безнең дару  – җырларыбыз.

    Марина Пакаморене

    Минем өчен “Рус җыры” – икенче гаиләм. 15 ел ансамбльгә йөрим.

    Үзем җырлыйм, күңелем җырлый. Кайгыда да, шатлыкта да – яраткан җырларым, туганыма әйләнгән коллективым һәрвакыт янымда. 

    Раушания Закирова

    “Рус җыры” ансамбле белән уртак иҗат юлым күптән түгел генә башланды. Шушы кыска вакыт эчендә дә күптәннән эзләгәнемне тапканны аңладым.

    Бу җыр иҗатын яратучылар, рус мәдәнияте традицияләрен олылаучыларны берләштергән, авырлыклар килгәндә дә, шатлыкта да бер гаилә кебек дус коллектив. Аларның Рәшит Җамалиев уйнаганга алдан әзерләнмичә өч тавышка теләсә кайсы җырны башкарулары сокландырды. Ансамбль башкарган җырларны туплап Арча районының алтын фондына аудиодиск төзергә була.

    Лариса Васильева 

    “Рус җыры” халык вокаль ансамбле – райондагы рус халкы мәдәниятен һәм традицияләрен саклаучы бердәнбер иҗади коллектив.

    “Рус җыры” – минем таянычым, чөнки районда бер генә рус халык бәйрәме дә аның катнашыннан башка үтми. Сабантуйда да ул милли йортта рус милли традицияләрен тәкъдим итә. Бу коллективны 50 ел дәвамында беләм кебек. Әбием шунда җырлады, әнием озак еллардан бирле ансамбльгә йөри, җырлый, аңа багышлап шигырьләр иҗат итә. Рус җыры ул – рус милләтенең тере иҗаты. Аны саклау – халкыбызның үз мәдәниятенә булган мәхәббәте билгесе. Коллективка киләчәктә дә иҗат уңышлары телим.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: