erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рузалия апа, хәлең ничек?

Иске Масрада гомер иткән йортын ярата. Беркая да китәсе килми, ди

Иске Масрада ялгызы яшәүче Рузалия апа Гайфуллинаның хәлен белеп кайттык. 
73 яшьтә. Ире Рәфыйкның бакыйлыкка күчкәненә биш ел үткән. Балалары булмаган. “Без  бервакытта да бала юклыкка исебез китмәде, ирем дә бала сорамады, мин дә бала сорамадым, бик тыныч яшәдек, – диде Рузалия апа. – Ирем бик әйбәт кеше булды. 27 ел яшәдек. Эчмәде, тартмады, какмады, сукмады, бар булганын бергә ашадык, бар булганын кидек, син тегене ал, моны ал дип дәгъваламады”.

Ветеран кан басымы югары булуын, аяклары авыртуыннан зарланды. Шәфкать туташы Алсуның гел хәлен белеп торуын, кирәкле дарулар белән тәэмин итүен әйтте. “Менә ишегалды, капка төбендәге карларны көрәргә бер социаль хезмәткәр булса, яхшы булыр иде”, – диде. Иске Масрадан кайткач, без район социаль яклау идарәсенең өйгә килеп хезмәт күрсәтүче бүлек  хезмәткәрләре белән сөйләштек. Рузалия апа янына барабыз, хәлне уңай хәл итәрбез, диделәр.

42 яшьтә кияүгә чыга. “Алучы булмады, – дип шаяртса да. – Кияүгә чыгарга теләмәдем, сораучылар булды, исем китмәде, – диде. – И-и, әни белән яшәве рәхәт бит ул. Бөтен серне әни белән сөйфләшә идек. Әни Миңлебәдәр  белән бергә үләм дип йөрдем. 83 яшьтә калдырып китеп барды. Ә әти Габдрахман бик иртә 49 яшьтә 1956 елда вафат булды. Сугышның 1 группа инвалиды иде. Сугыштан бер күзе чыгып, кендеге янда булып, күп яралар алып кайткан. Без алты бала үстек. Бүген икебез генә исән. Апайның кызлары карап тора мине. Кайтып йөриләр. Менә әле апай кызы Гөлнараның ире Харис кайтып, карларны көрәп итте. Кияү бик әйбәт, апай гына дип тора. Биш көн аларда торып кайттым”.
Насыйп эшедер инде, Гөберчәк кызы Рузалия 1991 елның 8 мартында Иске Масрадан Рәфыйк белән бергә булалар. “Ничек таныштыгыз?”, – дип сорыйм. “Иптәшемнең әбисе минем әтинең апайсы”, – дип елмая Рузалия апа. “Озак дуслашып йөрдегезме?”. “Ю-ук, ике килдеме икән”. “Ничек кешене якыннан белмичә кияүгә чыгасың инде”. “Карап торышка кешене чамалап була. Ялгышмадым, әйбәт кеше булып чыкты. Рәфыйк Казаннан кайтты. Йорт буш иде. Шулай яшәп киттек. Ике сыер тоткан вакытлар булды”. “Рузалия апа, характерга үзегез нинди кеше?”. “Эшне вакытында эшләп бетерергә тырыштым, эшкә кызу булдым. Юк-барга борчылмадым. Иртүк торып, бәрәңге утыртыр идек, кеше белми дә калыр иде...”. “Үткен булгансыздыр?”. “Үткен булмасаң,  урманда йөреп буламыни?!”.

Кияүгә чыкканчы Рузалия Сурнар урманчылыгында эшләгән. Җәен урманда яшь үсентеләрне үстергәннәр, кышын цехта мунчала һәм башка кирәк-яракларны ясаганнар. “Шулай бервакыт көзге пычрак вакытта маллар карадым да, иртүк урманга менеп барам, – дип сөйли Рузалия апа. – Кырыйдан машина үтеп китте. Пычракта бу машина нишләп йөри икән дип карап калдым. Шуннан бара торгач, урман эчендә тегеләр машинаны эчкә куйганнар да, арадан берсе каршыга чыкты. Иңендә мылтык, кулында пычак. Харап булдым дип, йөрәк жу итеп китте. “Девушка, где здесь грибы“, – ди бу. Бу вакытта нинди гөмбә булсын дим. Кире кайтканда поши тунап яталар иде болар. Яннан машиналарын каравыл кычкыртып узып киттеләр. Озак еллар  урманда эшләдем. Урманнан исән-сау калуыма Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт инде. Кабан дуңгызлары, бүреләр чыгар иде. Берьюлы бер бүре басудан юл кырыеннан Тылангырга кадәр озата кайтты. Йөрәкләр калмады. Шуңа күрә минем йөрәк беткән инде ул...”.

Әнә шулай Рузалия апа үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп утырдык. Урманчылыкта эшләгән вакытта алган Мактау грамоталарын карадык. Иске Масрада гомер иткән йортын ярата. Беркая да китәсе килми, ди. Электән район газетасын алдыра. Тик менә күзләре генә начарланган. 

Авылдашлары, Рузалиянең әти-әнисе турында Гөберчәктәге М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина бик матур мәкаләләр язган. Әнисе Миңлебәдәр турында: “Сугыш чорында фидакарь хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан, аннан соңгы елларда да армый-талмый хезмәт куйган, илебез, халкыбыз өчен игелекле балалар тәрбияләгән авылдашларыбызның берсе ул”, – дип язган. Ә әтисе, сугыш каһарманы Габдрахман абыйның бик матур җырлаганы турында кызыклы истәлекләр бар. Атаклы җырчы Зифа Басыйрова җырлаган “Габдрахман” көенең сүзләрен, дөрес булса, Габдрахман абый язган дигән фараз да бар. Рузалия апа менә нинди кешеләр баласы ул! Ә хәзер Рузалия апаның әти-әнисе турында укыгыз.

Үлеп терелгән Габдрахман

– “Габдрахманыңның җырын яздырырга килгәннәр, Миңлебәдәр. Өйдә нишләп ятасың, урман буена бар! Ирең сукада җырлый-җырлый эшли. Казаннан килгәннәр”, – дип, Майтап апа өйгә килгән. Әтинең тавышы бик матур иде. Гел җырлый иде ул. Хәсрәтне күп күргән кеше моңлы була диләр. Бу сүзләр әтигә туры килә. Сугыштан кайткач, аңа басу сукаларга ике ат биргәннәр. Иртүк басуга киткән әтинең моңлы тавышы авыл өстендә яңгырап торган. Җыр тавышы булса, авылдашлар безнең әти икәнлеген аңлаган. Ул башкарган җырны Казаннан килеп, яздырып алып киткәннәр. Ул “Габдрахман” җыры дип атала. Зифа Басыйрова, Лена Бичарина, Таһир Якуповлар җырны гел җырладылар. “Габдрахман” җыры татар халык җыры дип башкарыла. Әни исән вакытында ул җырның сүзләрен бер дәфтәргә яздыртты. Ә дәфтәр һаман да саклана, дәфтәрдә җырның сүзләре, ә көе күңелдә саклана, – дип сөйли Рузалия апа Гайфуллина әтисе турында һәм җырның бер куплетын җырлап та бирде: “Сары сандугач баласын, кулларымда сайратам, күрер күзгә матур түгел, әллә нигә яратам”. Әти үзе сүзен чыгарган, шуларны көйгә салып башкарган. Бик моңлы булган ул. Аның моңы безгә дә күчкән.

Әтием Гайфуллин Габдрахман 1907 елда Гөберчәк авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышына кадәр өйләнеп, өч баласы дөньяга килгән: Мәдинә, Нурзидә апалар, Габдразак абый. Әти сугышка беренчеләрдән булып китә. Сугышта берничә мәртәбә яраланган. Хәтта берсендә ул снаряд шартлаган урынга туры килгән. Шулвакыт әтинең бер күзе чыккан, ләкин өзелеп бетмичә, бер тамырында асылынып калган. Борыны чәрдәкләнгән, бер як җилкәсе яраланган. Җирдә аунап яткан әтине үлеләр арасыннан аралап алып, госпитальгә җибәргәннәр. Аңына килгәч, әти күзен тартып алган да, шинель кесәсенә салып куйган. Шул күз кесәдә кибеп, шинеле белән бергә туган нигезенә кайткан. Күпмедер вакыттан соң әтине кабат сугышка алганнар.

Әти белән авылдашыбыз Ибрай абый сугышта бергә булганнар. Бервакыт болар окопта утыра, ә фашистлар аталар икән. Шунда Ибрай абый: “Әйдә, бәр, бәр”, – дигән фашистларга. Чөнки пулялар гел яннарында сызгырып кына торган. “Бисмиллаңны укы, каян чыкан хәл ул?!” – дигән әти. “Без коммунистлар”, – дигән дә, шунда ук Ибрай абый һәлак тә булган. Моны сугыштан кайткач, әти әнигә сөйләгән. “Мин белгәннәремне эчтән укыдым, шуның белән генә исән калганмындыр”, – дигән ул.

Әтине бик аз хәтерлим, чөнки мин кечкенә, сугыштан соң туган бала. Күбрәк әни сөйләгән буенча беләм. Сугыштан кайтканда әтинең эчәгеләренә зур зыян килгән булган. Хәтта кендеге дә янда булган аның. Кешене исән калдыру өчен ул вакыттагы медицина хезмәткәрләре шулкадәрле зур хезмәт куйганнар. Снаряд шартлап, әтинең эченә эләккән. Госпитальдә аның тышка чыгып таралып торган эчәгеләрен кире эчкә урнаштырып, йөрерлек халәткә китергәннәр. Ул сугыштан кайтканда аның гәүдәсендә бер генә исән җире дә калмаган булган. Әз генә эшли башласа, хәле киткән. “Бераз ял итә дә, яңадан эшенә тотына иде”, – дия иде әни. Авыр хезмәткә ярамагач, әти урманчы булып урнашкан. Анда да озак эшли алмагач, аның урынына әни эшләгән. Ә әти өй тирәсен карап торган. Ул арада әтигә бер-бер артлы җиде операция ясалган. Ахыргы операцияне әти күтәрә алмыйча, больницада үлгән. Шулай итеп, без алты бала бик яшьли әтисез калдык. Җитмәсә өебез иске иде. Әтинең яңа йорт төзисе килде, ләкин җитешмәде.

Әни алты бала белән тол калгач, тормышны ничек тә алып барырга кирәк иде. Абый Лесхоз урманчылыгына урманчы булып урнашты. Бераз эшләгәч, йорт салу өчен агачлар кайтартты. Шуны буралап, өй итеп күтәрер өчен акча кирәк, ә колхозда эшләгәнгә акча бирелмәде. Шуңа күрә абый, өй җиткезерлек акча эшләргә уйлап, себергә китеп барды. Күпмедер вакыттан соң хаты килде: “Озакламый кайтам, мин акча тупладым”, – дигән иде. Бер ай көттек, абый юк та юк. Бераздан аның үлгәнлеге турында хәбәр килде. Шул рәвешле, без кабат иске йортта калдык. Әни Гөлнәзирә апаны урманчылык эшенә урнаштырды, ә үзе колхозда эшләде. Урманчы булып апабыз унҗиде ел хезмәт куйды. Хатын-кыз өчен бик авыр хезмәт ул. Абый кайтарткан бүрәнәләрне эшкәрттереп, бура буратып, әкренләп өйле булдык.

Өйдә ир заты булмагач, миңа мич чыгарырга да туры килде әле. Ничәнче еллар булгандыр, хәтерләмим: күрше авылдан бер миччене чакырттык, килде. Ләкин ул салмыш. Утырган көйгә ул әйтеп тора, мин мич өям. Шулай итеп, мичне ахырына кадәр эшләп чыктым. Без бер генә эштән дә куркып тормадык, тырышып эшләдек. Өлкән апабыз Мәдинә урман да кискән, урак та урган. Без авыл башында торабыз. Басулардан җыелган көлтәләрне безнең хуҗалык янына атлар белән төяп алып кайталар иде. Тимер тәгәрмәчле, кабинасыз трактор белән ашлык суга торган агрегатны безнең яндагы басуга алып киләләр. Берничә кеше өстән көлтә салса, кемнәрдер сугылган ашлыкны капчыкларга тутыра. Ашлыкның саламы агрегатның арткы өлешенә чыга. Аны берничә кеше кибәнгә өеп тора. Агрегатны “сложный” дип йөртәләр иде. Мәдинә апа шунда ялгыш бер аягын кыстырды. Ә урманчылык безнең гаилә өчен төп эш урыны булды. Чөнки башта әти, аннары әни, Габдразак абый, Гөлнәзирә апа һәм мин күп еллар урманчылык эшендә хезмәт куйдык. Ә Нурзидә апа Арча педучилищесында белем алып, гомер буе укытучы булып эшләде. Бөрлидә апам Казанга китеп маляр һөнәрен үзләштерде.

...Рузалия Гайфуллина утыз җиде ел Лесхоз урманчылыгында эшли. Мәктәпне тәмамлагач, әнисе Миңлебәдәр апа аны урман буйлатып, мамык шәлгә төреп, урманчылыкка эшкә илтә. Шулвакыттан соң күпме гомер узган. Унике чакрым араны көн дә җәяүләп үтеп йөрү яшьлеге белән сизелмәгәндер. Елның нинди көне булмый: яңгыры, җил-бураны. Әтисез үскән кыз авырлыкларга баш ими, үз-үзен яклап эшли һәм гомер кичерә. Иске Масра авылына кияүгә чыгып, гаилә кора. Кызганыч, бүгенге көндә Рузалия апа ялгыз, ире Рафыйк абый вафат.

Сугышның бөтен авырлыгын үз күзе белән күреп, аннан исән-сау кайта алган Габдрахман аганың бер кызы Нурзидә апа бүген Лесхоз авылында яши. Ул гомер буе балаларга белем биргән укытучы. Мин аның белән дә аралашып, аннан да әтисе турындагы истәлекләрен язып алдым.

–Әти төшкә кадәр өйнең морҗа башын чыгарды, ә төштән соң сугышка чыгып китте. Күпмедер сугышканнан соң әти яраланып кайтты: бер күзе чыккан, борыны чәрдәкләнеп, авызы кыйшайган. Госпитальдә бер кат дәва алгач, аны өйгә кайтарып җибәргәннәр. Ләкин озак тормыйча аны кабат сугышка алдылар. Шулкадәр яралар белән ничек аны кабат сугышка алганнардыр: бер күзе юк, борыны җимерелгән, авызы кыйшайган, җилкәсе янтайган. Тәмәке тартса, төтене ике күз арасыннан чыга иде. Чәрдәкләнеп беткән борыныннан госпитальдә борын рәвеше генә ясап кайтарганнардыр, күрәсең. Әти кабат сугышка китте. Сугышның эчендә булгандыр ул, чөнки икенче кайтканда яраланмаган, тегелмәгән бер генә җире дә калмаган иде. Элеккеге яралары өстенә, бу юлы бөтен эчәгеләренә операция ясап кайтарганнар. Юан эчәгесе дүрт миллиметр гына өзелми калган булган. Аны ялгап, кендеген янга урнаштырып куйганнар иде.

Бервакыт безгә күрше авылдан бер солдат килде. Ул: “Иреңне үз кулларым белән күмеп кайттым. Габдрахманың үлде”, – дип, әнигә кайгылы хәбәр җиткерде. Без бу хәбәрне ишеткәч, елаштык. Мин бигрәк елак идем, әтинең үлеме турында ишеткәч, үкереп-үкереп еладым. Әни шулчак ачуы беләндерме, кайгыдандырмы, мине идән астына ыргытты. Мин уянганда караватта ята идем. Күрәсең, елый-елый мин шунда йоклап киткәнмен. Мине идән астыннан алып менеп, караватка салганнар. Әни үз-үзен кая куярга белмәде. Шулай итеп без кайгы эчендә калдык. Әнинең соңгы өмете сүнде.

Сугыш бетте, авылга берәм-берәм солдатлар кайта башлады. Кемнең генә әтисе яки туганы кайтмасын, барысын да авыл халкы белән бергә каршыладык. И-и куана идек. Ә өйгә кайткач елыйбыз, чөнки безнең әтинең үлгәнлегенә кара пичәтле кәгазь килмәсә дә, күрше авыл агае үлде дигән хәбәрен күптән ирештерде.

Сугыш чорында авылларда әллә ниткән караклар йөрде, шуңа күрә авыл халкы өй ишекләрен бикли торган булды. Без дә ишекне бикләп йөрттек. Көз. Тышта пыскып яңгыр ява. Көн болытлы булгангадыр, караңгы тиз төште. Без, балалар, чоланга урын җәеп, тәгәрәшеп яттык. Безнең бик тә әшәке ата казыбыз бар иде. Ишегалдына чит кеше керсә, эт урынына ул ысылдый иде. Берзаман ул ыслый башлады. Ир кеше сөйләшкән тавыш ишетелде: “Аллага шөкер, бәрәңге дә утырткан булганнар”, – ди бу. Без әсәрештек. Ишек шакыдылар. Әни, куркынып, ишек артында кем булуын сорады. “Мин бу, Габдрахман”, – диде әлеге тавыш. Без барыбыз да куркып аягүрә бастык. Әни әйтә теге тавышка: “Син нинди Габдрахман ди?! Карактыр, хәзер үк чыгып кит! Габдрахманым үлгән инде. Күрше авылдан бер солдат килеп әйтте”, – диде. Без елаша башладык, нишләргә белмибез. “Мин исән, Бәдәр. Мине үлде дип кем әйтте? Мин яраландым гына. Госпитальдә яттым. Хәзер ярты кеше мин. Син мине кертерсеңме икән? Мин хәзер эшкә дә яраклы түгел”, – диде бу. Әни нишләргә белмичә, аптырап ишекне ачты. Ул вакытта ут юк. Караңгыда бер шәүлә күренде. “Мин инде, мин, курыкмагыз”, – дип кабат эндәште теге шәүлә. Әни якынрак килеп караса, әти бу! “Кертмимме соң! Син исән!” – дия-дия, әни әтине кочаклап алды. И-и, безнең шатланганны күрсәң, сүз белән генә аңлатып та булмый ул вакытларны. Куандык та, сөенечтән елашып та алдык. 1947 ел иде ул.

Шулай итеп безнең әти сугыштан исән-сау кайтты. Яраланган булса да, ул безнең белән иде. Без аның белән горурланып яшәдек, ул әйткәнчә эшкә өйрәндек, аның һәр сүзен тыңладык. Әти авыр эшкә яраклы түгел иде. Бер-бер артлы җиде операция ясадылар. Кызганыч, соңгы операция вакытында, 1956 елда, әтиебез вафат булды.

Без, биш кыз, бер малай үстек, бик дус-тату булдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сугыштан соңгы еллар да бик авырлык, юклык, хәерчелек белән үтте. Ашарга ипи юк, бәрәңге дә юк иде бит. Көздән кырда калып өшегән бәрәңгеләрне язын җыеп, аннан умач шикелле ризык булдырып, шуны аш итеп ашый идек. Бер кечкенә генә вакыйга күз алдымнан гомер буе китми. Әнием белән синең әбиең Сәлимә апа бик каты еладылар. Ни өчен дисеңме? Элек басуда эшләүче тракторларга су илтәләр иде. Әни белән Сәлимә апа чиләк-көянтә белән иң ерак басуда эшләүче тракторга су илткәннәр. Кайтышлый басуның бер өлешендә җыелып калган вика күчен күргәннәр. Буш чиләкләренә шул виканы тутырып кайтканнар һәм бер ат караучыдан шул виканы атларга бирелә торган фуражга алмаштырып бирүен үтенгәннәр. Ачлык еллары бит, икесенең дә өйдә балалары бар, ирләре юк. Әз булса да шул фураждан ипи пешереп, балаларына ашатасылары килгәндер. Ат караучы: “Ярты өегезне сатыгыз да, шул акчага ипи ашарсыз”, – дигән горур кыяфәт белән. Аның әйткән сүзләре әни белән Сәлимә апаны бик нык рәнҗеткән, шуңа күрә гарьләнеп еладылар. Теге абзый виканы атларга ашатса, берни дә булмас иде югыйсә. Ул заманның әшәке кешеләре дә күп иде шул. Кайнар күз яшьләре белән елаган шул вакыт гел күзалдымда тора...

...Истәлекләрне тыңлагач, интернеттан Зифа Басыйрова башкаруында “Габдрахман” җырын таптым. Тыңлыйм, ә үземнең күздән яшь ага. Гап-гади сүзләр, ләкин мәгънәсе, эчтәлеге хәзерге җырлардан нык аерылып тора.

Сугыштан кайтканнар бар, кайтмаганнар бар. Кайтканнары да алган яралардан озак яшәмәгән шул. Кайтмаганнарның бүген дә күпләре хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Ә авылдашыбыз башкарган “Габдрахман” җыры һаман яңгырасын иде.

Авылдашыбыз Миңлебәдәр

1909 елда туган Гайфуллина Миңлебәдәр Хәбибулла кызы Гөберчәк авылында абыстайда белем ала. Белем алырга теләүчеләр утын яки күпмедер икмәк алып килергә тиеш булган чорда, мөмкинлегеннән чыгып, кечкенә Миңлебәдәр дә мәдрәсәгә алып килгән ул утын кисәкләрен, укырга-язарга өйрәнгән, Коръән укыган. Беренче Бөек Ватан, Гражданнар сугышы, колхозлар оешу чорларының шаһиты булган кыз тормыш кануннары белән үсә. Тырышлык, әдәп-әхлак тәрбиясе алган Миңлебәдәр чибәрлеге, үткенлеге, җор теллелеге белән яшьтәшләре арасында хөрмәт казана.

Сылу гәүдәле, чибәр, озын толымлы кыз авыл егете Габдрахманга кияүгә чыгып, балалар тудыра. Миңлебәдәрнең ире бик тә моңлы кеше була. Һәрвакыт үзе җырлар тудырып, аны эш барышында җырларга ярата.

1940 елның урак өсте җитә. Өченче баласын табар вакыты җиткән хатынны колхоз бригадиры мәҗбүриләп кырга эшкә җибәрә. Авырлы хатын басуга бара. Бераз эшләгәч, күктә кап-кара болыт килә. Ул арада Миңлебәдәрнең тулгагы башлана. Уракчы хатыннар тиз генә көлтәләрдән шалаш коралар. Ишеп яңгыр ява башлый, шулчак Миңлебәдәр улы Габдразакны тудыра. Авылдан ире озын арба тартып килеп җитә һәм яңгыр бераз тыелгач, хатыны белән улын арбага утыртып, авылга алып кайтып китә. Иркәләнеп ята торган чор түгел, Миңлебәдәр бераздан күкрәк баласын арбага салып, кабат кырга эшкә йөри. Кайвакыт өлкән балалары арба тартып, энеләрен имезергә басуга алып килә торган булганнар.

Тыныч тормышта балалар үстереп яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Миңлебәдәр ирен фронтка беренче көннәреннән үк озата. Үзе өч бала белән кала. Ике арада хатлар йөри башлый, ләкин Габдрахманы көчле бәрелеш вакытында каты ярала һәм озак вакыт госпитальдә ята: бер як җилкәсе яралана, борыны чәрдәкләнә, бер күзсез кала. Габдрахман дәвалангач, авылга кайта. Озак та үтми Миңлебәдәрнең ирен кабат фронтка алалар. Снарядлар яңгыры астында калган Габдрахман кабат яралана: бөтен эчәгеләре чыгып бетә. Госпитальдә Габдрахманны йөрерлек итеп дәвалыйлар, ләкин хәле бик тиз бетә торган булып кала. Өенә кайтарылгач, урманчылык эшенә урнаша. Хәлсезлеге көчле булу, аңа урманда эшләргә дә мөмкинлек тудырмый. Миңлебәдәр ире исеменнән урманда эшли башлый. Көчле рухлы, батыр йөрәкле хатын кабат өч балага гомер бирә. Сугыш тәмамлангач, тыныч тормышта матур гына яшисе урынга берничә операция кичергән, сугыштан алган яраларыннан Габдрахман алты баласын, хатынын калдырып, бу дөньядан китеп бара. Шул чорда Миңлебәдәрнең абзарындагы сыеры егылып үлә. Иске йортта итәк тулы бала белән калган тол хатынның йөрәге ничек түзде икән? Мөгаен, сабырлыгы чиксез булгандыр. Сабырлык хатынны көчле рухлы, үз-үзеңә таянып яшәргә, бирешмәскә өйрәтә. Тегү, бәйләү эшенә оста булган Миңлебәдәр, төн эчендә балаларына я күлмәк тегә, я булмаса оекбаш-бияләй бәйләп куя. Хәтта балаларына итек тә басып киертә. Эш белән кайгысын баса.

Кул арасына керә башлаган балалары белән хуҗалык эшен алып барган Миңлебәдәр тырышлыгы белән “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә дә лаек була. Улы буй җиткереп, урманчы булып эшли башлый. Иске йортны яңартасы килү теләге белән яшәгән гаилә күпмедер дәрәҗәдә уңышларга ирешә: Габдразагы хезмәт хакына буралык агач әзерли. Агачларны буралап өй иткәнче күпме акча кирәклеген күз алдына китерүе дә авыр булган чорда Габдразак, ике дә уйлап тормыйча, Себер якларына акча эшләргә чыгып китә. Җитәрлек акча хәстәрләгәч, Миңлебәдәрнең улыннан хәбәр килә: “Акча тупладым, озак тормыйча кайтырга чыгам”, – ди ул. Ләкин ай үтә, Миңлебәдәрнең улы күренми. Күпмедер вакыттан соң улының үле хәбәре килә. Тол хатынның аяк астында җир убыла, төп таянычы, гаиләдә бердәнбер ир кешенең үлүе ананы аяктан ега. Ләкин тормыш йөген тарту, кеше рәтеннән бару егылган җирдән тору максатын алга китереп куя. Шуңа күрә Миңлебәдәр бөтен көчен йодрыгына төйнәп, язмышына буйсынып, тормыш арбасына кабат җигелә. Гөлнәзирәсен урманчы итеп урнаштыра. Бура хәстәрләп, өй күтәрәләр. Кызы урманчылыкта унҗиде ел хезмәт куя.

Улы үлгәч, Миңлебәдәр йөрәк пәрасен күздә тотып, җырлар чыгара. Кайгысына түзәрлеге калмаганда өй артындагы шомырт төбенә утырып:

“Кашымның карасына,

Кер кунган арасына.

Казлар да бит кыйгак диеп

Кычкыра баласына”, – дип елый-елый җырлый торган була. Бала кайгысы кичергән ана соңгы сулышына кадәр җыр-моң белән бергә яши.

Акыл белән эш йөртергә өйрәнгән хатын балаларын хезмәт белән тәрбияли. Тәрбия дилбегәсен нык тота. “Эшләгәнегез миңа булса, өйрәнгәнегез үзегезгә була”, – дип, киләчәк өчен тәрбия орлыкларын салып куя. Һәм билгеле, кызлары берсеннән-берсе тырыш, уңган, чибәр булып өлгереп җитәләр. Мәдинәсе авыл егетенә кияүгә чыгып колхозда, Нурзидәсе Арча педагогия училищесын тәмамлап, гомер буе укытучы булып эшли. Гөлнәзирәсе ирләр хезмәтеннән дә чирканып тормый, кулга тоткан эшен кешегә тапшырмый. Казан шәһәрендә яшәп эшләгән Бөрлидәсе дә гомер буе авыр хезмәт башкара, Рузалиясе озак еллар урманчылыкта эшли.

Миңлебәдәр кайбер авылдашлары өчен киңәшче дә, төпле фикер иясе дә була. Киңәш сорап килгәннәрне бервакыт та борып җибәрми. Җор телле, кара озын чәчле хатын ризыкларны тәмле итеп пешерә, Коръән укый, ураза тота, намазын калдырмый. Кыскасы, мәдрәсәдә гарәпчә язарга-укырга өйрәнгән Миңлебәдәр һәрвакыт үлгәннәр рухына дога кылып, гореф-гадәтләрне саклап яши. Бакчасында җиләк-җимеш үстереп, абзарында маллар асрый. Өч ел урын өстендә авырып ятканда кызы Рузалиягә башыннан кичкән вакыйгаларны бөртекләп сөйли, иренең яратып башкарган җырларын, Ясинны аерым дәфтәргә яздырып куя.

Сүзен өзеп әйтә, төгәллек белән эшен башкара һәм һәрвакыт үз-үзен яклап намуслы хезмәт юлы үтә Миңлебәдәр апа. Сугыш чорында, аннан соңгы торгынлык елларындагы фидакярхезмәте белән Җиңү көнен якынайткан, илебез, халкыбыз өчен игелекле балалар тәрбияләгән авылдашларыбызның берсе ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X