erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рузалия Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” китабын тәкъдир итү кичәсе булды

“Картаямени соң йөрәк...”

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Рузалия Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Иң кызыгы шунда, анда китап авторы гына түгел, ә аның герое Рузалина Әминова да катнашты. Бөтен гомерен мәдәниятка багышлаган бу ханымны без Роза апа дип беләбез. Әмма аны Рауза дип тә, Рузалинә дип тә йөртәләр. “Роза апа белән без күптәннән аралашабыз. Китап безне тагын да якынайтты”, – диде автор.

 Рузалия Насыйбуллинаның беренче генә китабы түгел бу. “Күп авырлыклар күреп яшәсәләр дә, тормышта туры юлларын югалтмаган кешеләр турында язарга яратам мин. Репрессия корбаны, педагог, Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова турындагы китап басылып чыккач, рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Бигрәк тә укучылары. “Без аның турында берни белмәгәнбез икән”, – диючеләр дә табылды. Аннан мине Роза апаның тормышы кызыксындырды. Аралашып тордык, бергә материаллар тупладык. Хезмәттәшләре дә ярдәм итте. Өч ай эчендә китапны тәмамладым. Пандемия чорында эш булды. Роза апа да ашыктырды. Исән чакта чыкса иде, диде, – дип башлады чыгышын Рузалия Насыйбуллина.

Бу китап буенча берничә авылда тәкъдир итү үткәрелгән. “Сез Роза ханым турында гына түгел, безнең турында да язгансыз”, – дигәннәр. Чөнки ул чорларда тормышлар да, язмышлар да охшаш тоелган.

Роза Әминова Иске Ашытта туып-үскән. Комсомол юлламасы белән Урта Азия якларына барып чыгып, киномеханик булып эшләгән. Аннан 50 ел дәвамында мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган. Шуның 14 елы Арча Мәдәният йортында директор.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мине мәктәп кеше итте. Бик тәртипсез бала идем. 4нче сыйныфтан соң  5 сыйныфка хәтта алырга да теләмәделәр. “Үз сыйныфыңа алыгыз инде”, – дип Дания апа Шәмсетдиновага ялындым. 31 август көнне сеңлемне мәктәпкә чакырдылар, ә мине – юк. Гарьләндем. Тик кич белән Дания апа өйгә килде. “Башка укытучыларга каршы чыгып, үземә алырга булдым. Мин куйган шартларны үтисең. Малайлар белән уйнамыйсың, кинога бармыйсың, әниеңә булышасың”, – диде. Сеңлем белән икебез бер парта артына утырып укыдык. 7 сыйныфтан соң киномеханиклар әзерләү мәктәбенә киттем. Яңа Кенәргә кайттым. Ключи Сап якларында 12 авылга кино күрсәтеп йөрдем. 1960 елны целинага юл алдым. Үз теләгем белән. Бер кеше сүзенә карамыйча. Киномеханик булдым. Анда экранга түгел, хатын-кыз киномеханик, дип күбрәк миңа карап утыралар иде. Ташкентка киттем. Техникум тәмамладым. Аннан туган якка кайттым, – дип үзе турында сөйләде ул. – Авырлыкларны җиңеп, үзем йөреп, бар нәрсәне үзем таптым. 50 ел буе халыкка хезмәт күрсәтүем белән бәхетле мин.

Бу кичәдә күбрәк китап авторы түгел, ә китап герое турында сүз барды. Үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә чыгыш ясады.

– Мин үзем иҗатта 46 ел, – диде Нәсимә Гарифуллина. – Иҗат кешеләренә сокланам мин. Роза апаны районда белмәгән кеше юктыр. Бергә эшләдек. Ул директор, мин методист. Директор, дигәнгә карап, өстендә халат, бер кесәсендә ачкычлар, икенчесендә гайкалар булыр иде. 70 төрле һөнәр иясе ул. Хәтта электр эшенә кадәр белә иде. Күптән лаеклы ялда. Әмма тик ятмый. Шахмат, шашка уйный, ярышларда катнаша, җиңүләр яулый.

Әнә шундый истәлекләр, мактау сүзләре күп яңгырады ул көнне. Кичә җырлар белән үрелеп барды. Иң күңелле мизгеле – Роза апа үзе кулына микрофон алып җыр сузды. “Картаямени соң йөрәк...” 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X