erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рузия Нурмөхәммәтова: «Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнә ала»

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль (пенсия) фонд аша күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында

Әңгәмәдәш – РФ Социаль (Пенсия) фондының Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.
-     Рузия Илсуровна, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләсәгез иде.
      - Чакырылыш (мобилизацияләнү) буенча хәрби хезмәт узучының баласына ай саен 15548 сум күләмендә айлык пособие түләнә.
-    Бу пособие нинди балаларга бирелә? Яше исәпкә алынамы?
         - Түләү әтисенең хәрби хезмәт итү чорында туган балага каралган. Әлеге пособие бала туган көннән башлап билгеләнә. Акчалар әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр түләнә.  Билгеле бер срогы да бар - балага өч яшь тулганчыга кадәр.
- Ә анага берәр төрле түләү бармы?
- Бар. 180 көннән дә ким булмаган  йөкле хатыннарга бер тапкыр 36278 сум күләмендә  пособие түләнә.
        - Мобилизацияләнгән  хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә тагын  ярдәм итү чаралары каралганмы?
        - Тагын бер чара - ул махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ташламалы шартларда билгеләнә торган ай саен бирелә торган пособие. 
- Күпме пособие инде ул?
- Пособие хәрби хезмәттә катнашучының гаиләсенә (хатыны һәм балалары) кергән керемнән чыгып исәпләнә. Кеше башына туры килгән керем яшәү минимумыннан кимрәк була икән, ул вакытта бер балага каралган яшәү минимумының (11852 сум) 50 проценты түләнә. Әгәр дә керем дәрәҗәсе 50 процентлы пособие белән бергә яшәү минимумыннан ким икән, ул вакытта түләү 75 процентка күтәрелә, 75 процент түләү белән дә керем яшәү минимумыннан азрак була икән, түләү 100 процентка башкарыла. 
- Гаилә кереме дидегез, бу пособиене билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган  хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме исәпкә алынамы?
- Юк, исәпкә алынмый. Мобилизацияләнгән гражданнарга “нуль” керем кагыйдәсе дә кагылмый: ир белән хатынның җитди сәбәпләрсез рәсми хезмәт хаклары булмыйча,  гаилә мохтаҗ дип танылган очракта да пособие билгеләнәчәк. Моңа кадәр  ир я хатынның кереме булмау сәбәпле (эш яшендәге кеше рәсми рәвештә теркәлеп эшләргә тиеш) пособие билгеләнмәгән булса, гаилә,  Россия Социаль фонды бүлегенә түләү билгеләүне сорап,  кабат мөрәҗәгать итә ала. 
- Документлар тапшыру тәртибен дә аңлатсагыз иде. 
- Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыруны раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза яза.
         - Хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид дип танылган хәрбиләргә төп түләүләрдән тыш тагын өстәмә айлык түләүләр бармы?
- Татарстан Социаль фонды, хәрби җәрәхәт алу  нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга ай саен төп түләүләрдән тыш тагын өстәмә 1000 сум күләмендә акча билгели. 
         - Чакыру буенча хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң хәрби җәрәхәт алу  нәтиҗәсендә вафат булган хәрбиләрнең гаиләсенә нинди ярдәм күрсәтелә?
    - Аларның балаларына ай саен 2815 сум күләмендә пособие билгеләнә.
    - Сугыш хәрәкәтләре ветеранына нинди түләүләр бар?
       - Сугыш хәрәкәтләре ветеранына  ай саен 3896 сум күләмендә акчалата түләү каралган, ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзаларына ай саен 2125 сум күләмендә түләү билгеләнә. Бу ярдәм чарасын алу өчен сугыш хәрәкәтләре ветеранының таныклыгы кирәк.
     - Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының гаиләсенә коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча да әйтеп үтсәгез иде.
     - Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарына торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча компенсация каралган. Компенсация айлык коммуналь хезмәтләр чыгымнарының, шул исәптән стационар шәһәр телефонын урнаштыру чыгымнарының да 60 процентын  тәшкил итә.
    - Үзенең шәхси йорты белән яшәүчеләргә ремонт өчен берәр төрле ярдәм каралганмы?         
  - Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнә ала.
- Бу түләүләрне рәсмиләштерү өчен  кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
         - Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән Социаль (пенсия) фондның клиентлар хезмәтенә, күпфункцияле үзәккә килеп рәсмиләштерергә була яки “Ватанны саклаучылар“ фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Социаль ярдәм мәсьәләләре буенча консультацияне контакт-үзәк телефоны аша бушлай алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

#ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

2
X