erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салкынайта...

Киләсе атнага һава торышы.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда аязганда -36 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышы фаразлары турында хәбәр итә.

«9 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -26…-31 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булуы көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.

Иртәгә, 8 февральдә, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -24…-29 градус, ә көндез — -22…-27 градус көтелә. Төнлә бераз кар яварга һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Иртәгә Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -24…-26 градус, ә аязганда -29 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы — -22…-24 градус.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

10 февральдә болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Иртән һәм көндез кар явуы һәм буран чыгуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, аязганда -33 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16…-21 градус булачак.

Метеорологлар юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/07-02-2021/kil-se-atnada-tatarstanda-36-graduska-kad-r-salkyn-buluy-ihtimal-5804609

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X