erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабада медиасабантуй узды

15 июльдә булды ул. Анда без дә – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арск-информ” – “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Арча” радиосы хезмәткәрләре дә бәйрәм иттек.

Төнлә яңгыр яуды. Иртән дә көн болытлы иде. Өстән яңгыр явып торырга ошаган, өскә, аякка нәрсә кияргә икән, дип икеләндек.

Саба бит ул, тиз генә өеңә кайтып, кием алыштырып йөреп булмый.  Сәгать 8нче яртыда  коллектив белән автобуска төялешеп, редакция яныннан кузгалдык. Кәефләр шәп! Җырлыйсы килә! Сабага үзебезнең – журналистлар сабантуена барабыз! Эшләргә түгел, ял итәргә! Башка “Арск-информ” дип язылган кепкаларны киеп куйдык. Һәм җыр башладык.

Эх, дусларым, сезнең белән

Күтәренке күңелләр.

Күтәренке күңел белән

Үтсен безнең гомерләр.

Саба ерак түгел, җырлый-җырлый килеп тә җиттек. Ә безне, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең 65 филиалыннан килгән газета-журнал редакцияләре, телерадиокомпания хезмәткәрләрен “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында гармунчылар  ансамбле, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе, “Саба таңнары” редакциясе коллективлары  каршылады. Ипи-тоз, якты йөз дигәндәй, мичтә коймаклар пешеп, самоварда чәйләр кайнап торды. Яраткан җырчыбыз, шаян сүз остасы Алмаз Хәмзин да монда, гармунчылар белән түгәрәкләнеп басып, татар халык җырларын җырлый.

Уйна тальян гармуныңны

Безнең авыл көенә;

Тәрәз саен моңнар тулып

Керсен авыл өенә...

Моңнар безнең күңелләргә дә үтеп керде. Рәхмәт Алмазга, халык күңелен күрә белә. Дәртле тальян моңнары белән Сабантуе мәйданына атладык. Ә анда бар да заманча, кешегә уңайлы булсын өчен эшләнгән. Өсте ябулы утыргычлар бар кешегә дә җитә. Мәйдан уч төбендәге кебек күренә. Кырыйда сәхнә. Утырган килеш кенә рәхәтләнеп сәхнәдәге күренешләрне күзәтәсең. Бер кат чәйләп алгач, үзебезнең номерлап куелган урыннарга (безнеке 26нчы иде) барып урнаштык. “Арча муниципаль районы” дип язылган аншлаг-тактабыз да бар. Шуны тотып, баш мөхәррирне уртага алып, бергәләп фотоларга төштек. Мәйданга гармунчылар килеп керде. Сабантуйга бүләк җыюлар башланды. Күңелле! Җырлап, биеп, колгага бүләкләр элдек...

Яңгыр әледән-әле килеп явып китсә дә, чылатмады. Чөнки Сабаның, язма башында әйтеп үткәнемчә, сабантуен үткәрә торган бик уңайлы  урыны бар.

  “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оешканга 15 ел

Шул уңайдан үткәрелде сабантуе да. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев боерыгы белән оешты. Хәзерге вакытта ул – Татарстан Республикасында иң эре медиакомпания. Шәһәр һәм район филиалларында 1685 хезмәткәр эшли. Бәйрәмгә барлык филиаллардан 600ләп кеше килде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабантуйны ачу тантанасында  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе  Марат Әхмәтов, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Саба  районы  башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов  катнашты.

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:

– Кул чабасы иде үзебезгә дә, – дип елмаеп башлады сүзне. Дәррәү кул чаптык. – Бәйрәм белән, дуслар! “Татмедиа” тарихында мондый бәйрәм булганы юк иде әле. Молодцы! Бергә матур итеп җыелгансыз. Рәис Нургалиевичка (Саба районы башлыгы) рәхмәт, шундый матур итеп оештырган. Һава торышы да әйбәт: эссе дә, салкын да түгел. Рәхәтләнеп ял итәргә язсын!

 – Хәерле көн, кадерле дуслар! – дип сәламләүне дәвам итте Марат Әхмәтов. – Сезне республика җитәкчелеге исеменнән ихлас күңелемнән сәламлим. Үземне сезнең белән бергә дип саныйм. Хәтта сезгә хезмәттәшләр дип мөрәҗәгать итәсем килә.

Чөнки бу яңа хезмәт вазыйфамны: комиссия эшчәнлеген,  республикада туган телне сак-лау һәм үстерү мәсьәләләрен сездән башка һич тә күз алдына китерә алмыйм. Шушы комиссиядә эшли башлаган беренче көннән халкыбыз күңелендәге рухи бушлыкны тутыру өчен, аның күңеленә тирәнрәк үтеп керү максатыннан нинди чаралар, нинди ысуллар кулланып булуы хакында уйлана, эзләнә башлагач, сезне таптык һәм  уртак проектлар булдырырга тырыштык. Эшебез матур гына башланып китте. Әмма нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле. Борылыш, хәтта текә борылыш ясарга кирәк. Элекке хезмәтем гектарлар, тонналар, килограммнар белән бәйле булса, бүген сезнең белән үлчәүгә салып булмый торган рухи кыйммәтләрне халкыбыз күңеленә сеңдерү юнәлешендә эшлибез. Сезнең белән бергә республикабыз, халкыбызның тормышын сәламәт, иҗади, бер матур гаилә итү максатыннан эш алып барабыз. Менә сез дә, Айдар Сәетгәрәевич әйтмешли, гел кеше күңелен күреп йөри-йөри үзегезнең  күңелегезне күрү өчен үз бәйрәмегезне уйлап таптыгыз. Киләчәктә дә бергә булыйк. Менә монда уң якта язып куелганча, “Без булдырабыз!”. Бәйрәм белән дуслар!”

– Татарстан тормышын “Татмедиа”дан башка күз алдына китерүе кыен, – дип сөйләде “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. – Бездә 1600ләп хезмәткәр – һәркайсыгызга хезмәтегез өчен рәхмәт. Мөмкинлек булса, бу бәйрәм традициягә әйләнер, дип өметләник.

Мәйданга чыктык

Тантанадан соң мәйданда төрле уеннар, ярышлар башланды. Бар халык мәйданга сибелде. Ә сәхнәдә җырчылар. Берсеннән-берсе матур җырлыйлар. Дәртле җырларга биемичә түзеп булмый. Кем бии, кем чүлмәк вата, кашык белән су ташый, авыш баганага менә... Һәркем сәләтенчә үзен сынап карый. Безнең “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе, “Арча” радиосы командасы да мәйдан түрендә булды. Шәхсән мин үзем улым Сәгыйть белән чүлмәк ватуда катнаштык. Беренче тапкыр! Әнә шулай сабантуй журналистларны мәйданга чыгарды! Сүзне читкә борма, чүлмәкне ваттыгызмы дип сорарсыз. Ваттым! Ничә адым барасы икән дип, алдан адымны санап куйдым. Һәм, күзне бәйләгәч, әкрен атламаска кирәк. Улым Сәгыйть тә ватты! И-и, сөендек. Бүләкләр дә бирделәр. Миңа бүләккә лимон исе килеп торган машина салоны чистартучы губка эләкте, ә Сәгыйтькә оекбаш! Хезмәттәшебез Гөлнур Миннебаева да чүлмәк ватарга керде. Һәм ул да ватты! Призга “мамык-диск” бирделәр. Хатын-кыз өчен битне, муен, кулларны карап тору өчен менә дигән җайланма! Әй, бөтен кеше дә чүлмәк ваткан икән, диярсез. Юк шул, уенда һәр катнашкан кешегә андый бәхет тәтемәде.

Әлбәттә, һәркемнең уеннарда катнашасы, приз аласы килде. Хезмәттәшебез Гөлнур Миннебаева кашык белән су ташу ярышында катнашты. Безнекеләр бер капчыкны өч кеше киеп тә йөгерделәр. Гөлзия Нәбиуллина, Гөлсөя Мәхмүтова һәм Гүзәл Зәйнуллина киң капчык эченә кереп бастылар да элдерттеләр генә! Сөбханалла, шәп баралар! Без: “Арча! Арча! Арча!” – дип кычкырып, көч биреп тордык. Эх, килеп җитәм дигәндә генә... арадан берәү сөртенеп китте! Ә карап торучыга кызык. Рәхәтләнәләр көлеп. Сабантуенда әнә шулай кызык булырга тиеш тә! Бөтен кеше дә җиңүче булса, кызык та булмас иде!

Тик  тормыйбыз. Бии-бии пычкы белән бүрәнә кисү ярышына язылдык. Тиз һәм тигез итеп кисәргә кирәк. Янәшәдәге авыш багана башына барып җитү өчен безнең балалар Сәгыйть белән Ильяс Надр-шиннар, хезмәттәшебез Гүзәл Зәйнуллина улы Булат, и-и-и, тырыштылар да инде! Очына килеп җитәм дигәндә генә... Э-эх! Ә карап торучыга кызык! Балалар дигәннән, безнең коллективтан сабантуйга биш бала барды. Икенче бер мәйданда “Салават күпере” журналы хезмәткәрләре балаларга уеннар оештырды. Капчык киеп йөгерделәр, күз бәйләп, баудагы бүләкләрне кисеп алдылар, кашык белән су ташыдылар... – уеннар күп иде. Хезмәттәшебез Гөлназ Газыймова кызы Зәйнәб һәм Гөлнара Ситдыйкова кызы Азалия шатланышып, бүләкләр күтәреп килделәр.

Без кунак! Бәйрәм безнеке!

Ә пычкы белән бүрәнә кисәргә, алдан язылсак та, насыйп булмады. Чөнки көндезге ашау вакыты килеп җитте. Көн тәртибен бозарга ярамый. Команда белән тамак ялгарга киттек. Кызганыч, без килгәндә инде бүрәнә кисү ярышы беткән иде. Ә көрәш келәмендә японнарның сумо ярышы бара. Кабартылган киемне киеп, кара-каршы чыгып басасың. Китә төртеш, үзара көрәш. Егылсаң тора алмыйсың. Ятасың аягыңны болгап. Күтәреп торгызалар. Халык тәгәри көлеп. Чиратка да баскан идек, әмма татарча көрәш вакыты җитте. Ә татарча көрәш ул ир-егетләр эше. Без – хатын-кызлар карап кына тордык.

Баш батыр булып “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррир урынбасары, журналист Фәрит Салихов калды. Күккә чөйделәр үзен. Келәмнән чыккач: “Мин бу җиңүне, дөресен әйтергә кирәк, бер ун ел көттем, – диде ул. –  Журналистлар арасында Сабантуй булсын дип теләдем. Ниһаять, тормышка ашты, ләкин инде мин спорт формасын шактый югалткач. Шуңа күрә бик авырга туры килде. Бер ун ел элек булса, бәлки җиңелрәк булыр иде. Мин шат. Рәхәт миңа”. Батырга кабаттан сораулар яуды. “Абсолют батыр булып беренче тапкыр калдым”, – дип җавап бирде баш батыр. “Авыл сабан туенда үз авырлыгымда беренче калганым булды. Хәзер көрәштән китсәм дә була инде”, – диде ул көлеп.

Көрәш, волейбол, турникта күтәрелү, гер күтәрү, кул көрәше, аркан, таяк белән тартышу, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, кашыкка теннис шары салып йөгерү, кашык белән су ташу, утын кисү, сумо көрәше, көянтәле сулы чиләк белән йөгерү, чүлмәк вату... – уеннар күп – җаның теләгәнендә катнаша аласың. Без кунак. Бәйрәм безнеке! Чын мәгънәсендә, күңел булды. Бәйрәм иттек көн буе. Журналистларга игътибар, ихтирам иде бу. Рәхмәт

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре татмедиа15

2
X