erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабак булырмы?

Быел Арча районында яшәүче Ленар Гаптрахманов транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен суд карары белән административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

Ул вакытта суд аңа 30 мең сум штраф сала, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

Әмма ул моннан тиешле нәтиҗә ясамый, руль артына тагын исерек хәлдә утыра.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Гаптрахманов 2 июльдә “ВАЗ–21140” автомобиле белән исерек хәлдә урамнар буйлап йөри, башка кешеләргә куркыныч тудыра. Ярый әле полиция хезмәткәрләре аны тоткарлый.

Район суды Гаптрахмановны исерек хәлдә кабат автомобиль белән идарә итүдә гаепле дип тапты, 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте, 240 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

 юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X