erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабантуй булачак: кемнәр алып барачагы һәм катнашачагы билгеле булды

4 июль көнне иртәнге сигездә “Сабантуй онлайн” телемарафоны башлана.

“Яңа гасыр” каналы телемарафоны турында Иртәнге һәм тапшырулар дирекциясе җитәкчесе Леонард Дәүләтшин сөйләде:

– Телевизион марафонда без район башлыкларының Сабан туе белән котлауларны чыгарабыз, кыр батырларын күрсәтәбез. Шулай ук үткән еллардагы Федераль, Авыл, Европа сабантуйлары күренешләрен күрсәтәчәкбез.
Татарстан Мәдәният министрлыгы әзерләгән төп программа исә Казан ипподромында узачак.

Аны Татарстанның атказанган артистлары Данир Сабиров белән Гөлназ Сәфәрова алып бара. Ипподромда өч мәйдан оештырылачак. Аларда җырчылардан Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, “Казан егетләре”, “Ямьле” төркемнәре, Ваһапов фонды җырчылары, “Сорнай” ансамбле чыгыш ясаячак.
Ипподромда спорт мәйданчыгы да була. Анда театр артистлары, спортчылар катнашында милли уеннар оештырылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә Казан Мәдәният институты оештырган программада бүләк җыю йоласы үткәреләчәк.
Кыскасы, Сабан туе була, ләкин анда халык катнаша алмый. Безгә экраннан карап хозурланасы гына кала.

Гөлинә Гыймадова

https://vatantat.ru/2020/07/28393/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыл кешесенең телевизордан кәмит карап утырырга вакыты бармыни? Әкияттә— кунакта ясап ятмагыз инде.

    2
    X